Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чираттагы җиңү

    Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында массакүләм мәгълүмат чаралары арасында игълан ителгән "Авыл: Кеше һәм хезмәт" дигән бәйгегә йомгак ясалды.

    30 сентябрьдә Казанда Игенчеләр йортында узган бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистларның хезмәтенә югары бәя бирде. Бүләкләнүчеләр арасында "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе коллективы да бар. Без "Иң яхшы район матбугаты" дигән мактаулы исемгә һәм дипломга лаек булдык.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: