Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүкри –Аланда яшәүче 81 яшьлек сугыш чоры баласы берүзе зиратны җыештырып чыккан

Изге эшләр кылыйк, җәмәгать! Һәр кешенең йөрәгендә булсын Миһербанлык, дуслык һәм шәфкать!

Изгелек эшләү һәр кешенең кулыннан килә. Ул бик зур һәм кечкенә эшләрдә чагыла. Дустыңа, күршеңә, туганыңа һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешегә елмаеп карау, егылса, кул бирү, булдыра алганча авыр хәлендә ярдәм итү, яхшы яңалыклар, күчтәнәчләр белән шатландыру – болар барысы да изгелек инде. Авылыбыз аксакалы Рәшит абый Әһлиуллин да әнә шундыйларның берсе. Ул 1939 елның 30 апрелендә Чүкри-Алан авылында туган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Туган авылы өчен җан атып яши торган кешеләрнең берсе ул. Хәзер дә, 81 яшендә булуына карамастан, егетләр кебек йөгереп йөри, күз генә тия күрмәсен.
Рәшит абый авылыбыз зиратын гөлт итте. Аны җыештырды, чыбык-чабыкларын якты. Туганнары булмаганнарның каберләрләрендәге ташларны торгызды, чис­тартты. “Бу зиратны олы яшьтәге кешеләрдән башка кем чистартсын инде, анда безнең ата-бабаларыбыз, туганнарыбыз җирләнгән. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә кирәк», – ди ул.
Олы Урсак авыл җир­ле­ге башлыгы Габбас Зин­нәтуллин да Рәшит абый турында җылы фикердә.
– Рәшит абый кебек олы җанлы кешеләр авылларда күбрәк булсын иде әле ул. Мин аны бик хөрмәт итәм. Чыннан да, Чүкри-Алан авылы зиратының хәле элек канагатьләнерлек түгел иде. Әле үзара салым программасы кертелгәнчегә кадәр үк инде ул анда кулыннан килгәнчә тәртип кертте. Аннан соң, үзара салым акчасына тирә-ягын тотып алдык. Рәшит абый һәр елны зиратны чистарта, көнсаен диярлек шунда бара. Авыл җыенында, башкаларга үрнәк булсын дип, бүләк тә тапшырдым аңа. Ул үзе бик озак еллар буена колхозда шофер булып эшләде. Елның 365 көнендә дә эштә булды. ТАССР чорында эшләгән чын хезмәт кешесе ул.
Күптән түгел Рәшит Гафиятулла улының туган көне булып узды. Аңа җан тынычлыгы телим, балаларының, оныкларының игелеген күреп яшәргә язсын. Эшләгән яхшылыклары үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Гөлназ Гыйльметдинова,
Чүкри-Алан авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев