Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чүпрәле районы башлыгы кубогына ир-егетләр хоккей командалары арасында узган ярышта кайбычлылар җиңде

    Хоккей Чүпрәленең ике командасы, Апас, Буа, Кама Тамагы, Тәтеш, Кайбыч районнары командалары катнашында үтте.

    Кайбычлылар беренче уенны Кама Тамагы районы командасы белән үткәрде һәм 9:5 исәбенә отты. Икенче уенда Чүпрәле районының икенче командасын 6:0 исәбенә җиңде. Финалда, апаслылар белән очрашып, 6:1 исәбенә җиңүгә иреште. Шулай итеп, кайбычлылар, өч ел рәттән Чүпрәле районы башлыгы турнирында җиңү яулап, күчмә кубокны үзләрендә калдырды. Турнир барышында Кайбыч командасыннан Руслан Җамалетдинов иң яхшы һөҗүмче дип танылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: