Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чүти авлының тыл хезмәтчәне Гаҗилә апа бүгенге көнгә куанып яши

    Бөек Ватан сугышы ветераннары гына түгел, авыр хезмәтне үз җилкәләрендә татыган тыл хезмәтчәннәренең дә саны елдан-ел кими бара. Бүгенге көндә Чүти авыл җирлегендә тугыз тыл хезмәтчәне яши.

    Мин тыл хезмәтчәне Гаҗилә Фәрәхетдин кызы Хәсәнҗанова белән аралашып кайттым.
    – Сугыш башланганда миңа 12 яшь иде. Әтиебез сугыш башланганчы ук каты авырудан вафат булган иде. Ятимлекнең ачысын күп татырга туры килде. Әниебез биш ятим белән утырып калды. Шуның өстенә сугыш ачысы өстәлде. Мин башлангыч сыйныф укучысы идем. Җәй көне колхозда чүбен дә утадым, башагын да җыйдым. Япь-яшь кыз гына булсак та, ир-атлар гына башкара торган эшләрне дә үтәргә туры килде. Ризык җитмәде, ачлы-туклы көннәребез күп булды. Черек бәрәңге ашап үскән буын без. Арыш-бодайның һәр бөртеге бик кадерле булды. Колхоз үстергән ашлыкның күп өлеше фронтка озатылды. 200-300 грамм ашлык алган өчен төрмә җәзасы яный иде. Ул елларның бер мизгеле дә истән чыкмый.
    Сугыш беткәндә мәктәптә идек. 9 майда Җиңү хәбәре килгәч, авыл халкы бик шатланды: кайсы җырлый, кайсы бии, кайсы сызгыра. Бу көнне укуның рәте булмады. Барыбыз да шатлыктан өйгә йөгердек.
    Гаҗилә апа унынчы дистәне ваклый. Бүгенгесе көндә ул кияве Фарат абый һәм кызы Тәнзилә апа тәрбиясендә яши.

     Илнара Камалова,
    Чүти урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: