Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чүти авылы мәчетендә ифтар үтте

    Рамазан шәриф аеның, шулай ук уразаның соңгы көннәре үтеп бара. Авылларда ифтар үткәрүләр дәвам итә. 3 июль көнне Чүти авылы мәчетендә дә ифтар үткәрелде. Аны авылның эшмәкәре Дамир Шәрәфетдинов гаиләсе белән берлектә оештырды.

    Ифтарда катнашучыларны алда торган Ураза бәйрәме белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин килгән иде.
    Башта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл картлары белән очрашып, әңгәмә корды, проблемалары белән кызыксынды.
    Авыл имамы Рәшит хәзрәт Вильданов азан әйткәннән соң, авыз ачтылар һәм бергәләп ахшам намазы укыдылар.
    Мәҗлес барышында Дамир хәзрәт Гыйниятуллин Рамазан шәриф ае, Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләре, ураза тотуның савабы турында сөйләп үтте. Соңыннан картлар бергәләшеп тәварих намазы укыдылар.

    Башка авыллардан аермалы буларак, биредә ифтар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым үткәрелә. Шунысы куанычлы - ифтарда катнашучылар арасында яшьләр дә бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: