Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чүти авылы мулласы мәктәп укучыларына бүләк әзерләгән

    Чүти авылы элек-электән халкыбызның гореф-гадәтләрен, динне саклап килгән авылларның берсе. Хәзерге вакытта да биредә киләчәк буынны ата-бабаларыбыз традицияләренә, динебезгә ихтирам белән карарга өйрәтәләр.

    1 сентябрь- Белем көнендә авыл имамы Рәшит хәзрәт Вилданов укучыларны, укытучыларны, мәгариф ветераннарын, ата-аналарны яңа уку елы башлану уңаеннан кайнар котлады.
    - Мөхтәрәм авылдашлар, хөрмәтле укытучылар, укучылар! Барыгызны да яңа уку елы башлану белән тәбриклим. Белгәнегезчә, авылыбыз халкы борынгыдан белемгә, дингә тартылган. Мәгълүм булганча, ислам дине бервакытта да начарлыкка өйрәтмәгән. Ходайга шөкер, соңгы елларда балаларыбыз да дингә тартыла башлады. Район күләмендә үткәрелгән Коръән укучылар бәйгесендә дә безнең балаларыбыз уңышлы чыгыш ясыйлар. Мәчеткә йөрүче картлар белән киңәшләшеп, без мәчеткә, дин сабаклары үзләштерергә йөрүче балаларыбызга кечкенә генә бүләк әзерләдек. Дини белемнәрен тагын да арттырырга теләүчеләр өчен октябрь аеннан дин сабакларын укытуны дәвам итәчәкбез, барыгызны да мәчеттә көтеп калабыз, - диде Рәшит хәзрәт укучыларга акчалата бүләк тапшырып.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: