Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чүти авылында Чувашия волейболчылары катнашында ярыш узды

    Яңа ел каникулларында Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбе спорт залында волейбол буенча ир-егетләр командалары арасында «Ак Барс Кайбыч-3» җәмгыяте кубогына "Раштуа турниры" узды.

    Ел саен үткәрелүче әлеге дуслык турнирында районыбызның авыл җирлекләре һәм Чувашия Республикасының безгә чиктәш авыллары командалары катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча Виктор Яковлев җитәкчелегендәге Мәлки авыл җирлеге командасы яңа спорт елының беренче җиңүчесе булды. Алар Иске Тәрбит авыл җирлеге командасын җиңде. Хуҗа Хәсән авылы командасы өченче урынны яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: