Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чүти авылында яшәүче Касыйм ага Козловны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

    Яшьлек еллары дәһшәтле сугыш кырларында узган, тылда "Барысы да фронт өчен" дигән лозунг астында хезмәт куйган, хәзерге вакытта 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләргә илебез Президенты Владимир Путин рәхмәт хатларын юллый.

    Чүти авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Зиннәтулла улы Козлов адресына да килде ул хат. Әлеге кадерле хатны һәм үз бүләген тапшырырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ветеранга иң җылы теләкләрен җиткерде.
    - Хөрмәтле Касыйм абый! Ходай Тәгалә сезнең буын кешеләренә сынауларның зурларын җибәргән. Шулай да, сез сынмагансыз, -диде ул ветеранны кочып алып. - Бүгенге матур, мул тормышта яшәвебез өчен безнең буын сезгә рәхмәтле. Сезнең тырышлык белән илебез халкы 71нче ел инде тыныч тормышта яши. Барлык кайбычлылар исеменнән сезне юбилеегыз белән котлап, озын гомер, тыныч, бәхетле картлык телим.
    Юбилярны Чүти авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов, авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Василий Уткин, ветеранга районнан беркетелән куратор Резедә Гайнетдинова да тәбрикләде.
    Мөнирә һәм Зиннәтулла Козловларның алты балалы гаиләсендә икенче булып туган ул.
    - Без өч малай, өч кыз үстек. Без үскәндә юклык заманы иде, югын бар итеп яшәдек. Әти-әни яшьтән эшкә өйрәтеп үстерде, рәхмәт аларга. Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 15 яшь иде. Әтиемне 1942 елда, аннан соң аның Шәйхулла һәм Сөнгатулла исемле энеләрен фронтка алдылар. Кызганыч, аларның берсенә дә туган якларга әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Мина 17 яшь тулгач, фронтка чакыру килде. Аңа кадәр Олы Кайбыч авылында хәрби комиссариатта безгә әзерлек курслары үткәргәннәр иде инде, Рязань өлкәсендә саперлыкка өйрәндек. 1944 елда фронтка киттек. Польша, Венгрия, Чехословакия, Германияне азат итүдә катнаштым. Техниканы елга аша чыгару өчен понтон күперләр салдык. Җиңү көнен Германиядә каршы алдык. Сугыш тәмамлангач, Австриядә хәрби хезмәтне дәвам иттек. Аннан 1947 елда Сахалинга җибәрделәр. Шофер һөнәрен шунда үзләштердем. Туган якларга 1950 елда гына кайтырга насыйп булды. Җиде ел вакытым армиядә үтте. Гомеремнең 33 елы автомобиль руле артында узды, - дип искә алды яшьлек елларын Касыйм ага.
    Сугыштан кайткач, колхозда шофер булып эшли башлый. 1960 елда Рауза исемле кыз белән гаилә коралар. Фәридә, Рамилә исемле ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
    - Әниебезнең гомере бик кыска булды шул. Миңа алты, сеңлемә өч яшь чагында ул авырып үлеп китте. Әтиебез шул көннән башлап безнең өчен әти дә, әни дә булды. Ул эштә булганда безне Мөнирә әбиебез карады. Озакламый ул да бакыйлыкка күчте, йорт эшләре, сеңлемне карау минем җилкәдә булды. Әтиебезгә шулай озын гомер биргәнгә Ходайга рәхмәтлебез, - диде Фәридәсе.
    Сугыш барышында күрсәткән батырлыклары өчен Касыйм ага "Батырлык өчен", "Бөек Ватан сугышы" ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Сугыш ветераны буларак, республикадан "Ока" автомобиле бүләк иткәннәр.

    - Гомеремдә ачысын да, төчесендә, шатлык-кайгыларны да күп күрергә туры килде. Шулай да, мин үземне бәхетле дип саныйм. Торырга урыным, «әти, дәү әти», дип өзелеп торган кызларым, оныкларым бар. Илебез, районыбыз җитәкчелеге ягыннан, ихтирам тоеп яшим. Мине зурлап килүегезгә барыгызга да зур рәхмәт, - диде ветеран безне озатканда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: