Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чүти авылының тыл хезмәтчәне турында

    Бөек Ватан сугыш елларында һәм аннан соң илне күтәрү чорында тылдагы иң авыр йөк хатын-кызлар, карт-коры, балалар җилкәсенә төшә.

    Чүти авылында яшәүче Минсафа Җәләлетдин кызы Әхсәновага сугыш башланганда 14 кенә яшь була. Ул 1926 елның 1 августында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1937 елда әтисе үлеп китә. Бөек Җиңү көнен якынайту өчен, бала вакытыннан ук эшкә җигелә.
    Сугыш башланган чорда Минсафа апа Казанда була.1943 елда аларны Иваново шәһәренә завод төзелешенә җибәрәләр. Минсафа апаның буе кечкенә булганлыктан, күп мәртәбәләр кайтарып та җибәрәләр. Ә авылга, кеше сорап, кәгазь агылып кына тора. Кемне җибәрергә? Буе кечкенә дип тормыйлар,  кабат Минсафа апаны җибәрәләр. Авылыбызның бер төркем яшь егетләре һәм кызлары белән Тәтеш районында урнашкан Тархан урманын кисүдә дә катнаша. ”Землянкаларда яшәдек. Йоклый торган урыныбыз саламнан иде, өстән яңгыр явып торган көннәр дә күп булды”, дип искә ала ул елларны. Сугыш бетү турындагы хәбәрне авылдашларыннан ишетә.
    1949 елда авылның уңган егете Минхәлим белән тормыш корып җибәрәләр һәм алты балага гомер бүләк итәләр. Минсафа апа тегү-чигүгә оста, балаларын үзе теккән күлмәкләре белән куандыра. Авылдашлары да ул теккән киемнәрне яратып кия. Аш-суга да оста. Тәрәзә төбендә берсеннән –берсе матур гөлләр үсә. Минсафа апаның күкрәген Бөек Җиңүнең юбилей медальләре бизи.

    Алсинә Шәмсетдинова,
    Чүти урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: