Чүтидә яшәүче бабай бизәкле башмаклар бәйли
Хәзерге заманда эшне ир-атныкына яки хатын-кызныкына бүлеп тормыйлар. Савымчы, пешекче булган көчле затларны ишетеп, күреп белсәм дә, кул эшләре белән шөгыльләнүче бабай белән беренче тапкыр Чүтигә баргач танышып, аралашып кайттым. Бу авылда гомер итүче Мөнир Сөнгатов – бизәкле башмаклар бәйләү остасы.
Көмешчеләре, агач осталары, Арыш урманнары, имән мичкәләре, челтәр, шәл бәйләү, чигү осталары белән дан тоткан Балык Бистәсе районыннан ул. Язмыш сукмаклары Мөнир абыйны 47 яшендә Чүти авылына китерә, монда яшәүче Рушания Гайнуллина белән кавыштыра.
– Кайчан бәйләргә өйрәнгәнемне хәтерләмим дә инде, – дип сүз башлады Мөнир абый. – Беренче хатыным Рәфыйга Балык Бистәсендә шәл бәйләү остасы иде. Аңа ияреп, мин дә өйрәндем. Ул читләрен, мин уртасын бәйли идем.
Башмаклар бәйләргә Чүтидә өйрәнә. Бу йортта Рушания апа үзе дә, килене Гүзәл дә бәйләргә ярата. Ике оста янында өченчесе ничек итеп тик кенә утырсын ди, ул да кушыла.
– Икәүләшеп башмаклар бәйләгәнне күреп, Мөнирнең дә өйрәнәсе килде ахрысы, – диде Рушания апа. – Аңарчы да бәйли белә иде инде, шуңа күрә бизәкләрен бик тиз өйрәнде. Кул эшләрен баштарак сата идек, хәзер бүләккә генә биреп җибәрәбез. Соңгы араларда Мөнир абыегызның сәламәтлеге какшаган иде, озак кына бәйләмәде. Тәртибен бераз онытып та җибәргән иде, сүтеп яңадан бәйли торгач, китереп чыгарды тагын үзе. Хатын-кыз эше белән генә утыра дип уйлый күрмәгез тагын, терлекләребез дә аның өстендә: аларны ашата, эчертә, тиресләрен түгә. Җомга көннәрендә мәчеткә дә бара.
Һәркем үзенә әнә шулай юаныч һәм файда китерә алырдай кызыклы шөгыль таба ала. Ир-атныкымы ул, хатын-кызныкымы – мөһим түгел, баш-аягың белән үзенә алып кереп китсен дә, мавыктыргыч булсын ул һөнәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев