Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Чүтинең ак әбисенә туксан яшь тулды

    Чүти авылының унынчы дистәне ваклаучы ак әбисе, тыл хезмәтчәне Минсафа Әхсәнованың байлыгына күпләр кызыгырлык.

    Сүз матди байлык турында бара дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Минсафа апаның иң зур хәзинәсе - алты баласы, егерме оныгы һәм утыз ике оныкчыгы. Тагын да кадерлерәк һәм кыйммәтрәге - олыгайган көнендә ул аларның барысының дахөрмәтен һәм игътибарын тоеп яши. Якыннары әбекәйне туксан яшьлек күркәм юбилее белән дә бик матур итеп, зурлап котлады. Хезмәт ветеранын тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та килгән иде. - Әнә минем яшь чагымдагы вакытым, хәзер миңа карап курыкмагыз, - дип, стенадагы фотоларга ишарәләп каршы алды безне җор телле Минсафа апа. Елмаеп-балкып каршыбызда басып торган әбекәй дә, фотодагы япь-яшь кыз да бик күркәм. Еллар маңгаена буразналар салып, чәчләренә бераз бәс кундырса да, йөзендә нур балкый, ә көләч күзләре һәм ягымлы карашы һаман шул ук аның, туксанга җитсә дә, үзгәрмәгән. Чәчләргә кунган көмеш, йөздәге җыерчыклар - үткән еллар салган авырлыклар эзе. Ул чордагы барлык кешеләрне хәсрәткә салган сугыш афәте Минсафа Әхсәнованың да бәгыренә үтә шул... - Дүртенче классны тәмамлаганнан соң, 1941 елның маенда Казан шәһәренә эшкә - торф чыгарырга киттем. Июньдә сугыш башланды. Кыйнашырлар-тукмашырлар да, туктарлар әле, дип уйладык башта. Нинди куркыныч афәт килгәнен бераз соңрак аңладык, - диде Минсафа апа, күз яшьләренә ирек биреп. Бөек Җиңүне тизрәк якынайту өчен, бар көченә тырыша кечкенә буйлы, япь-яшь Минсафа. Ул 1943 елда Иваново шәһәренә "Торфмаш" заводын төзергә җибәрелә. Тугыз ай эшләгәч, туган ягына кайта. Марий Эл, Ябалак, Тархан урманнарын кисүдә катнаша, Салтыйганда окоп та казырга туры килә аңа, колхозда да тырышып хезмәт куя кечкенә булса да, төш кенә Минсафа апа. - Гомерем буе авыр хезмәттә булдым: җирен дә сөрдем, тырмаладым да, авыр капчыкларны да күп күтәрдем, - дип дәвам итте ул. - Буем җитмәгәч, атка камытны сабан төрәненә басып кидертә идем. Кичләрен кул эшләре белән утырдым, авыл халкының соравы буенча, кайсының киемен кыскарта, кайсыныкын зурайта идем. Әле бит балаларны да багасы бар. Тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлим абый белән алты балага гомер бирә. Тигезлектә алтмыш елга якын гомер юлын үтә алар. Кызганыч, бүгенге көндә Хәлим абый исән түгел инде. Минсафа Әхсәнованы юбилее белән котлап, аның барлык алты баласы да әниләре янына туган йортка җыелган. Чүтидә яшәүче иң олы баласы Асия, икенче кызы Хәния килгән. Бик ерактан, Норильск шәһәреннән улы Рафаэль белән оныгы Алинә кайткан. - Әниебезне котларга кайту өчен иң элек аның ватсап аша җибәрелгән фотосын җитәкчемә күрсәтергә туры килде, шуннан соң гына миңа бер айга ял бирделәр, - диде Рафаэль абый. Әбекәйнең Альфред исемле улы, нигез сакчысы, үзе белән яши. "Минем бәхетемә куркыныч юл һәлакәтеннән исән калды ул балам", диде Минсафа апа аның белән таныштырганда. Мәскәү шәһәреннән юбилярның ике кызы - Әлфинур белән Фәридә дәкайткан. - Безне бүгенге көнгә кадәр әниебезнең догалары саклап яши, моннан соң да шулай булсын, - дип теләде Фәридә апа. Чүтинең ак әбисе намазын да, догаларын да укый, үзләре тирәсендә абыстайлык вазифасын да үти, мәрхүм булганнарга кәфенлекләр дә тегә. - Үземне кызганмадым, гомерем буе тырышып эшләдем, почет тактасыннан төшмәдем. Әле хәзер дә гөлләр үстерәм, үзем ипи пешерәм, - диде ул. - Йөз яшьлекне дә шушы энергия, әлеге күзләр белән исәнлектә һәм саулыкта каршы алырга язсын, - дип теләде аңа Рәмис Хәялиев. Аның тарафыннан ирештерелгән Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау сүзләренә рәхмәтен җиткерде юбиляр. Ил башлыгының рус телендә язылган сүзләрен Минсафа апа аңладымы икән, дип уйлап кына бетердем, аны сорап, кызының телефонына шалтыраттылар. Мәскәүдәге оныгының тормыш иптәше икән, әбекәйне юбилее белән белән котлады. Ул килене белән рәхәтләнеп русча сөйләште! - Кайтыгыз, балакайларым, мин сезне көтәм! - диде ул аңа соңыннан. Телефонның теге ягында "Әлбәттә, кайтабыз!" дигән җавап яңгырады. Күпереп пешкән тәмле ипиләре, телеңне йотарлык гөбәдияләре белән каршы алучы Минсафа апа булганда, балалар да, онык һәм оныкчыклар да туган йортка эзне суытмас. Таныш тәрәзәле кадерле нигез булганда, ул тәрәзә төпләрендә шау чәчәкле яран гөлләре балкып торганда, һәм, әлбәттә, җанга газиз күзләр көткәндә, туган нигезгә кайтуы иң олы бәхет бит ул!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: