Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Чүтидә махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән батыр белән хушлаштылыр

Махсус хәрби операция зонасында каты яраланудан соң вафат булган авылдашларын соңгы юлга озаттылар.

Рөстәм Сәйфетдинов туып-үскән йорт каршында аны соңгы юлга озатуга багышланган матәм митингына авылдашлары, дуслары, туганнары җыелган иде. 

Матәм митингын Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров алып барды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Ватаныбыз сагына үз теләге белән белән контракт буенча киткән Рөстәм Сәйфетдиновның батырлыгы турында сөйләде, әтисе Алтынбай аганың, тормыш иптәше Алсуның, балалары, туганнары, авылдашларының авыр кайгысын уртаклашты. Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов та аның турында җылы фикерләрен әйтте. 

Авыл имамы Рәшит хәзрәт Вилданов Коръән сурәләре укыды. 

Рөстәм Алтынбай улы Сәйфетдинов туган авылы Чүти зиратында җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

16

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев