Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

Рус Тат
Хәбәрләр

Егетләр хәрби хезмәткә әзерләнә

Май аеның соңгы атнасында район мәктәпләренең 10 классны тәмамлаган егетләре ел саен хәрби җыенга җыела.

Бүген ягъни 29 майда хәрби җыен барышы белән танышырга муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров та килде. Альберт Илгизәрович егетләрнең кәефен, төннәрен палаткаларда салкын булу- булмавы, ничек тукланулары белән кызыксынды.

Район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин әйтүенчә, егетләр биредә төрле спорт ярышларында катнашалар, стройда йөрү, Калашников автоматын сүтеп җыю, төз ату күнекмәләренә өйрәнәләр.

30 майда егетләр Апас районына Калашников автоматыннан атырга баралар. Кыскасы, егетләр хәзердән үк хәрби хезмәткә әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы хәрби хезмәт