Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегенән” республика бәйгесендә Кайбычтан кемнәр катнаша?!

    "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегенән" республика бәйгесенә старт бирелде. "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы һәм Проф­союзлар федерациясе гамәлгә куйган әлеге бәйге Президент югарылыгында уза.

    Хатын-кызлар һәм ир-егетләрнең җәмгыятьтәге роленә бәя бирү, гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен үстерү максатындагы әлеге бәйгенең зона туры 13 февральдә Яшел Үзән шәһәрендә уза. Анда Иделаръягы районнарыннан килүчеләр чыгыш ясый. Быел безнең районнан бу бәйгенең "Ир-ат - лидер" номинациясендә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тәкъдиме белән "Кайбыч урманчылыгы" директоры Илгиз Хаффазов, "Хатын-кыз - лидер" номинациясендә гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда анакай Ермолаева, "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият"тә Кече Мәме мәктәбе директоры Людмила Старшова, "Һөнәрем - минем язмышым" номинациясендә Хуҗа Хәсән фермасы савымчысы, Татарстанның атказанган терлекчесе Мария Таймасова катнаша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: