Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ел саен июньнең өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

    «Районыбыз табиблары, фельдшер, шәфкать туташлары, техник хезмәткәрләр, хезмәт ветераннары бары рәхмәт сүзләренә генә лаек. Алар пациентларга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итеп, тормышка кабат кайтырга булыша, үзләренең тынгысыз хез­мәтләре белән Кайбыч районының киләчәгенә уңышлы нигез сала. Без үзәк сырхауханә, фельдшер-акушерлык пунктларында уңай шартлар тудыру өчен тырышабыз. Бу юнәлештә зур эшләр башкарыла. Хөрмәтле...

    «Районыбыз табиблары, фельдшер, шәфкать туташлары, техник хезмәткәрләр, хезмәт ветераннары бары рәхмәт сүзләренә генә лаек. Алар пациентларга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм итеп, тормышка кабат кайтырга булыша, үзләренең тынгысыз хез­мәтләре белән Кайбыч районының киләчәгенә уңышлы нигез сала. Без үзәк сырхауханә, фельдшер-акушерлык пунктларында уңай шартлар тудыру өчен тырышабыз. Бу юнәлештә зур эшләр башкарыла. Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек юлдаш булсын! Авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим!»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: