Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Ел тәрбиячесе – 2016” үтте. Җиңүчесе кем?

    Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2016" республика бәйгесенең муниципаль этабы үтте.

    Анда тәрбиячеләр һөнәри осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтте. Бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призёрлар билгеләнде. Беренче урынны Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Лилия Вәлиуллина яулады, икенче урынга Колаңгыдагы "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Ковалёва, өченче урынга Борындыкның "Гөлбакча"сыннан Әнисә Әскәрова һәм "Миләшкәй"дән Сиринә Гыйсмәтуллина лаек булды. Җиңүгә һәм камиллеккә омтылыш номинацияләрендә Кошманның "Тиенкәй" балалар бакчасыннан Дилә Әсәдуллина һәм Багайдан Наталья Андреева танылды.
    Җиңүчеләр район мәгариф бүлегенең дипломнары белән бүләкләнде. Беренче һәм икенче урынны яулаучылар район данын бәйгенең зона этабында яклаячак. Ул март аенда Буада үтәр дип планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: