Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Өеннән спиртлы эчемлекләр саткан өчен кайбычлыларны нинди җәза көтә

    Ялган, сыйфаты шикле булган аракының күпме гомерләрне алып китүен белә торып та, өйдән теләсә нәрсә сатып ятучыларны аңлап та, аклап та булмый. Алар кеше гомере, гаиләләргә китергән кайгы белән хисаплашмый, кесәләренә акча гына керсен. Әмма җиңел кәсеп белән кергән ул акчаларның бәрәкәте булырмы?

    Безнең районда да өйләреннән спиртлы эчемлекләр сатучылар очрый. Кулланучылар хокукларын яклау буенча райондагы белгеч Анна Гыйләҗева хәбәр иткәнчә, 5 ноябрьдә кичке сәгать җиделәрдә хокук сакчыларын да үз эченә алган мобиль группа Кече Урсак авылына барды. Өеннән исерткеч сатучы абзый хәмер сорап кергән ят кешедән шикләнми, ярты литрлы бер шешә эчемлекне 150 сумга сатып җибәрә. Җиңел кергән акча тиз чыгып китә, хәзер аңа шактый гына зур суммада штраф түләргә туры киләчәк. Ул саткан спиртлы эчемлек, составын ачыклау өчен, Казанга Дәүләт алкоголь инспекциясенә экспертизага җибәрелде. Авылларында өйләреннән теләсә ниди исерткеч сыекча сатып ятучылар булса да, күпләр бу хакта яшерә. Әмма яшерергә кирәкми. Исерекләр өйдә тавыш-гауга чыгара, техник спирт кебек сыекча эчүдән кадерлеләрегезнең гомерләре өзелә, балаларыгызны куркуга сала, зар елата, гаиләләр таркала. Итәк астыннан хәмер сатучылар турында кулланучылар хокукларын яклау бүлегендәге кайнар линия телефонына (2-11-75), полиция бүлегенә (02), полициянең участок уполномоченныена шалтыратыгыз. Алар аноним шалтыратулар да кабул итә, ягъни сезнең турыда хәбәр итмәячәкләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: