Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровское мәктәбе капиталь ремонт буенча республикада беренче урынга чыкты

    Республикада капиталь ремонт ясалган мәктәпләр арасында үткәрелгән бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге бәйге беренче тапкыр Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә 2013 елда үткәрелгән.

    Быел капиталь ремонт программасы буенча Татарстанда 159, шул исәптән 8 коррекцион мәктәп ремонтланган. Бу максатка республика бюджетыннан 2,55 миллиард сум акча бүленеп бирелгән. Шулай ук, җирле муниципалитетлар капремонт программасында каралмаган эш төрләре өчен өстәмә акчалар бүлеп бирделәр.

    Бәйгедә капиталь ремонт программасына кергән барлык гомумбелем бирү һәм коррекцион мәктәпләр катнашты. Экспертлар, әлеге мәктәпләргә барып, капиталь ремонтның сыйфатын урыннарда тикшерделәр. Шулай итеп, бәйге нәтиҗәләре буенча финалистлар һәм җиңүчеләр - иң яхшы мәгариф оешмалары билгеләнде.

    Биш мәктәп ремонт эшләрен кыска срокларда һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Шулар арасында районыбызның Евгений Тутаев исемендәге Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе беренче урынга лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: