Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровскоеда янгын булды

    22 декабрьдә иртәнге 9 сәгать 45 минутта Кайбыч янгын сүндерү бүлегенә Федоровское авылының Пролетарская урамының 16 йортында янгын чыгуы хакында хәбәр керә.

    Янгын сүндерү машиналары фаҗига урынына килеп җиткәндә, өйне тулысынча ялкын камап алган була. Янгын сүндерү часте хезмәткәрләре ут белән никадәр көрәшсәләр дә, йортны саклап кала алмыйлар. Ул барлык мөлкәте белән бергә нигезенә кадәр янып бетә. Янгын чыгуның сәбәбе - электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен тупас бозу. Казан шәһәрендә яшәүче гаилә әлеге йортны дача буларак сатып алган булган, - дип хәбәр итте безгә Апас һәм Кайбыч районара янгын күзәтчелеге бүлегенең баш белгече, эчке эшләр майоры Раил Кашапов.
    Кешеләрнең аз гына саксызлыгы да зур бәлагә китерә. Шуңа күрә ут белән эш иткәндә саклану чараларын күрер­гә онытмагыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: