Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровскоеда яшәүче ханым лицензиясе булмаган килеш хәмер сатканы һәм ялган маркалы товар өчен җавап тотачак

    Өйләреннән спиртлы эчемлекләр сатучылар бик күпләрнең гомерләрен куркыныч астына куя. Ялган аракының кеше организмы өчен зыяны гаять зур. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында өйләреннән хәмер сатучыларның кемнәр икәнлеген белсәләр дә, авыл халкы арасында алар турында полициягә хәбәр итәргә атлыгып торучылар гына юк.

    Полиция һәм дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре итәк астыннан хәмер сатучыларны ачыклау буенча максатчан эш алып бара. Апрель ахырларында алар Федоровское авылында яшәүче бер ханымның эзенә төшәләр. Бу хатын безнең илдә җитештерелгән ялган маркалы яртышар литрлы ике шешә хәмер сатмакчы була. Әлеге шешәдәге сыеклыкның составын ачыклау өчен Яшел Үзән шәһәрендәге лабораториягә җибәрәләр. Ә бу хатынга лицензиясе булмаган килеш хәмер сатканы һәм ялган маркалы товар өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә җавап тотарга туры киләчәк. Кибетләрдә алкоголь продукциясе ЕГАИС аша сатыла, бу сыйфатка гарантия бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: