Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровскоеда үзара салым акчасына юл төзелә

    Федоровское авылының Зур Кызыл урамында вакташ өслекле юл төзи башлаганнар. 445 метр озынлыктагы юл үзара салым акчасына төзелә. Бу максатка 1 миллион 150 мең сум акча бүлеп бирелгән.

    Федоровское авыл җирлеге башлыгы Фирдүс Зәйнуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта подряд оешмасы грейдеры җир эшләрен башлап җибәргән. Алар юлны тигезли. Бу эшкә11 июльдә керешкәннәр. Авылны экологик яктан чиста тотуга да зур игьтибар бирелә. Биредә җәй буе территорияне чабалар. Кул чалгылары җиңә алмаган урыннарны трактор белән чаптыралар. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, язын территориядәге ташларны җыю, аерым участокларны тигезләү юкка булмаган. Хәзер биредә эш күпкә җиңеләйгән, тагылмалы җиһазлар ватылмыйча эшли. Ә чабылучы мәйдан кечкенә түгел, биш гектарга җыела.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: