Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровскоедагы Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче Анна Сидорова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

    Туган көн - ел буе зарыгып көткән кадерле бәйрәм ул. Бу көнне күбебез гомер дәфтәренә тагын бер ел өстәлде, олыгаябыз дип уфтансак, исән- имин генә кабаттан туган көнебезне каршылыйбыз дип шөкер итәбез. Чөнки әлеге истәлекле көндә бүләкләр кабул итәбез, җанга җылылык бирүче изге теләкләр ишетәбез. Күптән түгел Федоровскоедагы Картлар һәм...

    Гомер көзен уртак йортта каршыларга туры килгән Анна апаны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова котлады. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның истәлекле бүләген тапшырды, шулай ук изге теләкләрен ирештерде:
    - Исән-сау булып, күңел төшенкелегенә бирелмичә, иминлектә яшәргә язсын сезгә!
    Бер гасырга якын гомер итеп, тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән Анна Сидорованың үзенә күрсәтелгән игътибардан күңеле нечкәрде.
    - И-и мине Мәскәүдә дә, Кайбычта да беләләр икән, бары тик рәхмәт кенә яусын, - диде мөхтәрәм юбиляр, үз гомерендә күп хезмәт башкарган куллары белән әле котлау открыткасын, әле истәлекле бүләкне сыйпап.
    Шулай ук Картлар һәм инвалидлар йорты директоры Альбина Гыйләҗева да әбекәйгә изге теләкләрен ирештерде.
    - Бездә туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне табын артында котлап, открытка һәм истәлекле бүләк бирү традициясе яши. Бүген дә аңа тугры калып, иртән-иртүк Анна апаны юбилее белән котладык, - диде.
    Анна апа сөйләве буенча, ул балалар бакчасында пешекче булган, шулай ук Мәлки кулланучылар җәмгыятендә дә эшләгән.
    - Биредә безне хөрмәтлиләр, чын күңелдән рәхмәт. Ун ел элек, Мәлки авылындагы йортым янганнан соң, мин монда яши башладым. Шөкер, торган урыныбыз җылы һәм чиста, тамагыбыз тук. Концертлар да еш була, дус-тату яшибез, - дип уй-хисләрен ирештерде шатлыгы эченә сыймаган Анна апа Сидорова. - Безгә тагын ни кирәк инде!
    Чыннан да, шатлык өчен күп кирәкми! Бүләкләр дә иң мөһиме түгелдер, мөгаен. Миңа калса, үзеңне бәхетле хис итү өчен игътибар һәм җылы сүз дә җитә. Олы кеше өчен бигрәк тә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: