Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровскоедагы картлар йортында 15 ел буе Казанның баш архитекторы булган кеше яши

    Кайбычның Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында мин тормыш юлында шатлыкны да, кайгыны да, сагыш-хәсрәт ачысын да, югалтуларны да күп татыган кеше белән таныштым. Әйе, биредә беркем беркая ашыкмый, монда тормыш үз агымы белән әкрен генә ага да ага. Шулай килеп чыккан - каты авырудан соң Анатолий Тарасовка инвалид креслосына утырырга...

    - Күз алдына китерәсезме икән, юкмы - минем рәсем ясый торган полотноларым нинди иде?! Стеналар кәгазь бите кебек: аларга күмер, кызыл кирпеч - теләсә нәрсә белән ясап була, - дип сөйли Анатолий Тарасов. - Мин үскән йорт урынында хәзер Казанда Химиклар мәдәният сарае урнашкан. Бик иске, ап-акка штукатурланган, өч пичле агач йорт иде ул. Анда гадәти булмаган талантлы кешеләр яшәде. Мин бухгалтерлар кулланучы бланкларга химик карандаш белән рәсемнәр ясый идем.

    Анатолий Тарасовның өч туганы булган: Володя, Сергей һәм Юра. Алар арасында иң олысы булган Володя хәрби училищены тәмамлый, аның рәсемнәрне бик оста ясавына бөтен кеше гаҗәпләнгән. Казандагы иске аэропортның түбәләрен һәм стеналарын нәкъ менә ул ясаган рәсемнәр бизи. Мөгаен, энесе Анатолийда да рәсем сәнгате белән кызыксыну абыйсыннан күчкәндер.

    Хәрби булырга җыендым

    - Мәктәптә укыганда рәсем мәктәбендә дә белем алдым. Фәннәрне бик үк яхшы үзләштермәсәм дә, рәсемнәрне матур ясавым белән башкалардан аерылып тордым, - ди Анатолий Александрович. - Мәктәпне тәмамлагач, дүрт классташым белән 1963 елда Казандагы югары хәрби ракета училищесына укырга кердем. Дусларымның өчесенең әтиләре хәрби офицер иде, ә мин аларга ияреп бардым, чөнки дусларым бик әйбәтләр иде. Әмма кабул итү комиссиясенә килгәч, укырга керергә соңга калгансыз дип әйттеләр. Документлар тапшырырга озаграк җыенганбыз шул. Бер дустыбызның әтисе танк училищесында полковник һәм халык арасында дәрәҗәсе бик зур иде. Нәкъ менә аның ярдәме белән безгә кабул итү имтиханнарын тапшырырга рөхсәт бирделәр.

    чишмә башы

    Беренче курсны тәмамлагач, миңа, курсант буларак, җәйге ял вакытында поезд белән илнең теләсә кайсы ноктасына бару хокукы бирелде. Мин Мәскәүгә юл тоттым һәм иң яраткан музеема - Пушкин исемендәге музейга барырга карар кылдым. Музейга керү ирекле булгач, вакытым булган саен шунда йөрдем. Һәр баруымда малайларның Мәскәү күренешен ясауларын кызыксынып күзәттем.

    Алар Мәскәүнең Суриков, Строганов, Мухинский рәсем училищеларына укырга керергә әзерләнәләр иде. Гипс, мәрмәр дә кулланалар. Мин рәсем ясаучыларның берсе янына килеп бастым. Миңа калса, осталыгы ташка үлчим генә иде.

    - Мин Строганов училищесына укырга керергә җыенам, - диде ул миңа.

    Аның сүзләренә мин бик гаҗәпләндем. Без аның белән көн саен очраша башладык, рәсем ясарга булыштым. Ул «монументаль скульптура» бүлегенә укырга керде. Мин аның өчен рәсем һәм композициядән имтихан тапшырдым, ә иншаны ул үзе язды. Казанга кайткач, хат килеп төште. «Анатолий, мин - Строганов исемендәге училищеның беренче курс студенты һәм моның өчен сиңа бик рәхмәтлемен», - диелгән иде анда. Ә мин кулыма кәгазь алып, хәрби училищедан җибәрүләрен сорап рапорт яздым. Алты рапортымны ертып аттылар, һәм инде соңыннан, ярты ел укуыма да карамастан, «хезмәт срогына кертмичә» дип, училищедан чыгарырга карар кылганнар. Шуннан соң миңа җәза бирделәр: сак ротасына җибәрделәр. Мин анда училище клубы фойесының зур стеналарына рәсемнәр ясадым. Генерал моны бик ошатты - иңбашымнан кочаклап алды да кулымнан кысты һәм: «Хезмәт срогына кертеп!», дип әйтте. Бу инде бөтен нәрсәнең башы иде...

    танылган

    рәссамнар

    остаханәсендә

    - Аннан соң кызыклы, әмма катлаулы тормыш башланды. Танылган рәссам Николай Индюков кул астында Урицкий исемендәге клубта һәм мәшһүр рәссам Илдар Зарипов остаханәсендә эшләдем. Шул ук вакытта иҗат белән шөгыльләндем, күргәзмәләрдә катнаштым. 1966-1971 елларда Казандагы архитектура һәм төзелеш институтында укыдым һәм архитектор белгечлеге алып чыктым. Шул ук вакытта Мәскәүдәге Cтроганов училищесына укырга кердем. Ә институтны тәмамлагач, юллама буенча Татколхозпроект институтына өлкән архитектор итеп эшкә җибәрделәр. Ел ярымнан соң, Казандагы шәһәр башкарма комитетының архитектура идарәсендә баш рәссам булып эшли башладым. Башкаланың баш рәссамы вазифасын 15 ел дәвамында башкардым. Нәкъ менә баш рәссам Казандагы йортларны, магистральләрне ничек буярга, һәйкәлләрне кая урнаштырырга кирәклеген хәл итә, рәссамнар фондының татар бүлеге, сәүдә рекламасы комбинаты эшчәнлеген, ярминкәләрне, кибетләрне, Сабан туйлары бизәлешен контрольли. Минем Достоевский урамында ике залдан - Казан шәһәренең генераль планы һәм конференцияләр залын үз эченә алган 350 квадрат метрлы эш бүлмәм бар иде.

    Анатолий Тарасов белән әңгәмә корып утырганда ул "Татарстан" журналының 2002 елда чыккан бишенче санын кулына алды. Бу журналны аңа узган ел Галия Кайбицкая исемендәге музейга килгәч буләк иткәннәр. Аны ике тапкыр башыннан алып ахырына кадәр игътибар белән укып чыккан. Галия Кайбицкаяның оныгы Равил Айдаров, Сәйяр Айдаровның улы белән алар әле студент елларында ук таныш булганнар, бергә укыганнар. Ә Сәйяр Айдаров институтта аның укытучысы булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: