Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровскоедан Анатолий Финагентов чәй пешерү серләре белән уртаклаша

    Соня түти чәй ярата, ә җиз самавыры -дөньядагы иң кадерле әйберседер, мөгаен.

    Узган гасырда ук Тула осталары җитештергән самавыр янында җыелып чәй эчүләр бу гаиләдә инде күптән матур гадәткә әйләнде. Гел ялтыратып чистартып кына торалар аны, чөнки бик кадерле, истәлекле самавыр ул - 1853-1856 еллардагы Кырым сугышында катнашкан ерак бабалары алып кайткан бүләк. Ә Соня түти тәмле теле белән теләсә кемне бернинди тәм-томсыз сәгатьләр буена чәй белән сыйлый ала. Элек, яхшы чәйләр булмаган заманнарда, такта чәйне дә яхшы итеп пешерә белә иде ул. Башкаларда да шундый ук чәй, күмер самавырлары да бар, әмма Соня түтинекенә җитми инде. Күңел җылысын салып пешергәнгә, кунакчыл, ачык йөзле булганга шулай ул. Бусагасын атлап кем генә кермәсен, һәркемне шатланып каршы ала, йөзеннән беркайчан да ягымлы елмаю китми. Кунак килсә, чәчәкләр төшерелгән матур фарфор чынаякларын ала, чәйне, тәлинкәгә салып, тәмен белеп кенә эчәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: