Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровскоедан Зоя һәм Анатолий Финагентовлар мәктәптә кабынган хисләренә гомер буе тугры кала

    Тормышта бер генә очрашу да очраклы түгел, дип әйтәләр. Кайчакта язмыш безне искиткеч кешеләр белән очраштыра һәм аларның һәрберсе күңелдә ниндидер бер эз калдыра.

    Моннан берничә ай элек мин ул вакытта эшләгән оешмага, кулына хат тотып, кыскарак буйлы, чал чәчле өлкән яшьтәге бер абзый килеп керде. Моңарчы район газетасында басылган мәкаләләре аша белгән Финагентов белән танышуым әнә шулай булды. Аның хатында авылга су торбасы салу турында үтенеч язылган иде. Һәм бу үтенеч бик тә урынлы: колонка ерак, ә өлкән кешегә су ташу җиңел түгел... Редакциягә күчкәч без аның белән тыгызрак аралаша башладык: Анатолий Владимирович безгә еш кына кулъязмалар җибәрә иде, мәкаләләр хакында телефоннан сөйләшергә туры килә, күп очракта, велосипедын иярләп, үзе килеп җитә торган иде. Әле шул чагында ук бу кеше, аның гаиләсе, яшәү рәвеше турында күбрәк беләсе килү теләге туды. Җәй көне бер командировка вакытында миңа аларда булырга туры килде. Урам башында аерым гына торган җыйнак кына бу йортың әйбәт итеп җыештырылган бакчасы аша эчкә үттек. Бакчада күңел биреп, яратып эшләгәнлекләре күренеп тора - бөтен җир шау чәчәктә, яшелчә-җимешләр өлгереп утыра. Анатолий Владимирович иң беренче үзенең шатлыгы белән уртаклашты: аларга яз көне су торбасы сузганнар икән!

    - Суга еракка йөри идек. Кыш көне бу бигрәк тә авыр. Карны көрәп, колонкага кадәр сукмак салырга туры килә иде. Яшь барган саен, чиләк белән су ташуның ничек авыр икәнлеген үзегез беләсез инде. Бу проблеманы башыннан ахырына кадәр ерып чыгарга безгә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев булышты. Инде хәзер суыбыз өйдә, - дип, шатланып туя алмый ул. Анатолий Финагентовның бик тә актив, тынгысыз кеше икәнлеген беләбез. Мөгаен, аны бик тирән мәънәгә ия булган бер сүз белән характерларга мөмкиндер - тәртипле кеше ул. 73 яшьтә булуга да карамастан, ул авылда уздырылган бер генә җыенны да калдырмый. Бер генә проблемага да битараф түгел, барын да күрә, һәр нәрсәгә карата үз фикерен белдерергә ашыга.

    - Сырхауханәдә мине дәвалаучы табиб та: "Сез мөгаен, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнәсездер?" дип сорады. "Әйе, дидем, яшь чагында партиядә һәм профсоюз оешмасы составында идем, хәзер дә тик утырмыйм, зират «директоры» булып эшлим", - дип җавап бирдем, ди Анатолий Владимирович. Әйе, һәр мәзәктә дә хаклык бар, дигән кебек, Анатолий Финагентовны, бөтен эшкә дә җитди караганга күрә, зират өчен җаваплы булырга сораганнар. Бу җәйдә ул көтмәгән-уйламаган җирдән сырхауханәгә эләккән. Моңарчы аның зиратка килгән-киткән кешеләр өчен эскәмия ясап кую теләге була. Өстәвенә, капкасы да какшаган. Анатолий Финагентов озак уйлап тормаган, барган да ясап куйган. Әллә көне дә бик эссе булгангамы, хәле киткән һәм ашыгыч ярдәм бригадасы чакыртырга туры килгән. Бәхеткә, хәзер инде бар да артта калган.

    Анатолий Финагентов тумышы белән Афанасьевканыкы. Ә хатыны Зоя Павловна Турминскийда туып-үскән. Гомерләренең күп өлешен алар Федоровскоеда уздырган.

    - Кайда һәм ничек таныштыгыз соң? - дип сорыйм.

    - Мәктәптә, - ди Зоя Павловна, елмаеп.

    Аңа Анатолий Владимирович кушыла:

    - Белгечлегем буенча мин агроном, Цивильскийда техникум тәмамладым. Мәктәпкә укытучылар җитмәгәч, район башкарма комитетыннан мине укытучы булып эшләргә сорадылар. Шуннан соң җиде ел мәктәптә балаларга химия, биология һәм сызым дәресләрен укыттым. Башта мине Урта Биябашы мәктәбенә җибәрделәр, анда ике ел башлангыч классларга белем бирдем. Аннан соң Турминскийга күчерделәр. Зояны мин бишенчедән башлап сигезенчегә кадәр укыттым. Кечерәк чагында ул бик шук һәм кыю, кайчакта дәрес алып барырга да комачаулый торган иде. Бер вакытны хәтта мич артындагы почмакка бастырырга туры килде, ул вакытта һәр класста мич бар иде. Ә инде бераз үсә төшкәч, Зоя җитдиләнде, соңгы партада утыра иде, җаваплы булуы белән аерылып торды. Мин аның абыйлары белән таныштым. Алар - аралашырга ярата торган гап-гади авыл малайлары иде. Инде мине кабат Бушанчага күчергәч, мин бер әби белән бабайда квартирда яшәдем. Бәрәңге ала торган чак иде. Үзем көнозын эштә булганга, булышырга Зояны чакырдым. Ул егерме сутый бәрәңге бакчасын ике көн дигәндә, казып, ташып бетерде. Шуннан бирле без бергә. Ул чагында Зоя бик яшь иде әле, энергиясе ташып тора - иртәнге җидедә Турминскийдан чыгып китеп, чаңгыда Бушанчага килә һәм инде төш вакытында минем янга килеп җитә торган иде. Шулай итеп ул көн саен әти-әнисенең хәлен белергә барып йөрде.

    Анатолий Владимировичны 1968 елның августында Федоровское клубына мөдир итеп билгелиләр. Алар колхоздан сатып алган кечкенә генә өйдә яши. Бер-бер артлы ике кызлары туа. Икесе дә укытучы һөнәрен сайлыйлар. Светлана башлангыч сыйныфларны укыта, ә Наташа балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Мин барган көнне ул әти-әнисенең хәлен белергә килгән иде.

    - Әтиебез бик кырыс итеп тәрбияләде. Лаеклы һөнәр үзләштерүебезне теләде. Укуыбыз белән һәрвакыт кызыксынып тора иде, дип искә төшерде ул үсмер елларын. - Иншаларны бергәләп яза идек. Мәктәпне тәмамлагач мин Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Мәктәптә чагында "Минем туган ягым" дип аталган республика олимпиадасында катнашырга булдым. Габдрахман Әпсәләмовның "Яшел ярлар" повесте белән бәйләп, бик тырышып яздым. Әлеге инша белән мин башка бәйгедә дә катнаштым әле, шуннан соң мине, җиңүче буларак, Казанга чакырдылар. Әтиебез барыбыз өчен дә борчыла, эченнән янса да, сиздермәскә тырыша. Оныгы Рязаньдагы хәрби училищены тәмамлагач та, сөенеченнән нишләргә белмәде.

    Зоя һәм Анатолий Финагентовлар бер-берсен бик тә хөрмәт итеп, яратып яши. Шатлыкта да, кайгы килсә дә, бергә күтәрәләр. Тормыш сынаулары аларны да читләтеп үтми: кечкенә кызлары озак вакыт сөйләшә алмый. Сәбәбен беркем дә белми. Ата белән ана, кул кушырып утырмыйлар - баланы сөйләштерү өчен бик күп тырышлык куялар. Кая гына алып бармыйлар. Балалар табибы Шадилә Баһавиева аны махсус уку йортына урнаштырырга тәкъдим итә. Моның өчен Финагентовлар табибка бик рәхмәтле. Наташага өч яшь тулгач, аны Казандагы махсус интернатка урнаштыралар. Һәр атна саен барып алып, илтеп куялар. Уналты яшенә кадәр шулай йөртәләр.

    - Бервакыт шулай баргач, эскәмиягә чыгып утырдык. Кызыбыз шулчак, һавада очып барган самолетка карап, "самолет" дип әйтте. Бу - аның беренче сүзе иде, дип искә төшерде Зоя Павловна.

    Анатолий Финагентовның иң яраткан шөгыле - китап уку.

    - Гомер буе җыйган иң зур байлыгым - китаплардыр, мөгаен, ди ул. -Укырга яратам. Кайда да булса чыгыш ясарга, стена газетасы чыгарырга кирәк булса, миңа кушалар иде.

    Инде китәргә җыенгач, Анатолий Владимировичның кулындагы дәфтәргә күзем төште. Күренеп тора, бик кадерле дәфтәр. Чыннан да, шулай булып чыкты. Ял иткәндә укырсыз, дип, ул безгә шушы дәфтәрне тапшырды. Күз төшермичә булдыра алмадым. Әлеге дәфтәрдә Анатолий Финагентовның тип-тигез матур хәрефләр белән язылган хикәяләре иде. Безгә әле бу авторны бөтенләй башка яктан ачасы бар, димәк...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: