FMда – үз тавышлары
Булачак радиожурналистлар Олы Кайбыч мәктәбендә тәрбияләнә. Узган шимбәдә биредә "FMда үз тавышыбыз" дигән мәктәп радиосы эшли башлады.
Радио булдыру турындагы идея авторы - директорның методик эшчәнлек буенча урынбасары Нурия Сафина, ә оештыручысы - тәрбия эшләре буенча урынбасар Гөлинә Габдрахманова. Беренче тапшыру Әниләр көненә багышланды. Укытучы-әниләргә җыр тапшыруны үтенеп язган 13 котлау хаты да укылды. Дикторлар - мәктәп укучылары үзләре. Алсу Ганиева белән Радик Җамалетдинов тапшыруны матур итеп үткәрде. Чираттагы тапшыру тагын бер атнадан була һәм ул фән атналыгына багышлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев