Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Фәнил БАҺАВЕТДИНОВ, «Цеолиты Поволжья» сәүдә йорты» җәмгыятенең генераль директоры: “Корбан бәйрәме котлы булсын!”

    «Кайбыч районында яшәүче хөрмәтле милләттәшләрем!

    Сезне ихластан иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм. Изге Корбан бәйрәме йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет һәм тәүфыйк китерсен, кылган догаларыбыз кабул булсын! Иман байлыгы, кеше-леклелек сыйфатлары безнең барыбыз өчен дә иң кыйммәтле төшенчәләр. Безнең өчен иң мөһиме – Татарстанда, илебездә яшәүче барлык милләт вәкилләренең дус-тату яшәве, җиребездә тынычлык булуы. Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-куәт, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын! Һәрбарчагызга да нык сәламәтлек, яңа рухи көч, бәхет һәм иминлек телим!» 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: