Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Гадәттән тыш хәлләр очрагында телефоннан “112” номерын җыярга кирәк

    Әлеге сигналны республиканың ашыгыч оператив хезмәте кабул итә ала. Оператор, хәбәрнең асылына төшенеп, шунда ук аны коткару, янгын сүндерү, медицина, полиция хезмәтләренә юллый. Әмма кайчак кешеләр бу кыска номерны кирәксезгә - сәламәтлеккә һәм гомергә, милеккә куркыныч янамаган очракта да куллана.

    "112" системасы республикабызда 2010 елдан бирле гамәлдә. Ул төрле ведомство һәм оператив хезмәтләргә бергәләшеп эшләргә, документлар белән алмашырга, мәгълүматларны эшкәртергә мөмкинлек бирә. Аннан соң, медицина ярдәме кирәк булганда - "03", полициягә - "02", ә янгын чыккан очракта - "01" номерларына шалтырату кирәк түгел, бердәм "112" номерын җыю да җитә. Система белгечләре исә кемгә нинди оператив хезмәтне җибәрүне үзләре җайлый. Беренче елларда республикабыз территориясендә бу номер тәҗрибә рәвешендә генә эшли иде. 2014 ел ахырында ул тулы куәттә эшли башлады. Комплекслы ярдәм таләп иткән мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел арта бара.
    "112" номеры буенча кесә телефоныннан сим-карта яки баланста акча булмаган очракта да шалтыратырга мөмкин.
    "112" номеры буенча мөрәҗәгать итүчеләргә искәрмә:
    Бу номерны ниндидер оператив хезмәт белән элемтәгә керү өчен кулланырга була;
    -ул Европа Союзының барлык илләрендә дә гамәлдә;
    -аны стационар яки кесә телефоныннан да җыйсаң була, шул исәптән таксофоннан да;
    -ул тәүлек буе һәм бушлай эшли.
    "112" номерына түбәндәге очракларда шалтыратырга мөмкин:
    -әгәр дә Сез тиз арада ярдәмгә мохтаҗ булсагыз, сәламәтлегегезгә, гомерегезгә, милеккә яки әйләнә-тирәгә куркыныч янаса;
    -әгәр дә болай дип уйларга сәбәп бар икән;
    -вәзгыятьнең куркынычмы-юкмы икәнлегенә шикләнсәгез.
    "112" номерына юк-бар мәсьәләләр буенча шалтыратырга ярамый.
    Исегездә тотыгыз: операторның вак мәсьәләләр белән вакытын алып, Сез чыннан да ярдәмгә мохтаҗ кешегә үз гозерен җиткерергә комаучауларга мөмкинсез. Әлеге телефонны тиешенчә файдаланмау яки хулиганлык максатында куллану өчен җәза яный.

    Кайбыч районында "112" хезмәте 2012 елдан бирле эшли. Агымдагы елда әлеге хезмәткә 103 кеше мөрәҗәгать иткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: