Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Гаилә фермалары – заман таләбе

    Бу атнаның сишәмбесендә Питрәч районында авылда яшәүчеләрнең эш активлыгын күтәрү һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган әлеге киңәшмәдә барлык районнарда да шәхси хуҗалыкларны үсте­рүгә зур басым ясалды. Бу эштә авыл җирлекләре башлыкларына зур бурычлар йөкләнә. Әлеге киңәшмәдә катнашучылар Питрәч районының Күн авылында гаилә фермаларын карады. Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рузалия Малова, барлык авыл җирлек­ләре башлыклары катнашты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: