Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Олы Кайбычта спектакль куячак

    5 августта район мәдәният йортында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары кайбычлыларга Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча куелган "Галиябану" музыкаль драмасын күрсәтәчәк.

    Әлеге спектакль мәшһүр якташыбыз, опера сәхнәсе йолдызы, үзе дә 1923-1933 елларда Татар академия театрында эшләгән Галия Кайбицкаяның 110 еллыгы уңаеннан тәкъдим ителә. Ул кичке сәгать җидедә башлана.Спектакльне тамаша кылырга барлык кайбычлыларны көтеп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: