Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Галия Кайбицкая истәлекләре кайбычлыларга бик кадерле

    И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы.

    Әле генә телем ачылып килгән чагымнан көйләп йөргән көем бу минем.

    Әтием-әнием әйтүе буенча, 3 яшемнән, бәйрәм көннәрендә хатын-кызлар җыелышып, шул көйгә мине җырлата торган булганнар. 8 яшем җиткәч Габдулла абыйның күп шигырьләрен сәхнәгә чыгып җырлаганымны үзем яхшы хәтерлим. Бу бик табигый, чөнки Габдулла абый минем әтием мәдрәсәсендә күп еллар укып, кеше булган. Зур үсеп, татар культурасы тарихында безнең йортта газета-журналлар чыгара башлый.

    Билгеле, бу эшне башлап җибәрүче минем бертуган абыем Камил Мотыйгый була. Габдулла абыебыз Тукай шул газета-журналлар аша шагыйрь булып танылып китә.

    Бу исемнәрнең икесе дә безнең өйдә, безнең өчен Габдулла яки Камил түгел, бары тик "абыйлар" дип кенә атала иде.

    Габдулла абый бездә үзен бик иркен тоткан, җырлаган да ул безнең өйдә, биегән дә. Ә минем абыйларым җырны, биюне, кыскача әйткәндә артистлык эшен бик тә ярата торган булганнар. Ул кичәләргә Габдулла абый үзенең дустын Габдулла Кариевны да еш чакырып катнаштыра.

    Кыскасы, Габдулла абыйның үз типографияләрендә, яңа шигырьләре, мәкаләләре бастырылып чыккан берен без, иң беренче кешеләре булып, укыганбыз.

    1907 нче елда бу эшкә дошманнар, сәнгатьне сөймәүче ишан-муллалар каршы килеп, типография эшләрен җимереп ташлагач, Габдулла абый Казанга күчә, ә Камил абый шул елларны Россиянең төрле шәhәрләренә китеп концертлар биреп йөри.

    Габдулла абыйны мин, үзем хәтерләмим, бик нәни булганмын, шулай да үз-үземне белә башлаганнан бирле аның исемен еш ишеткәнгә, аның турында, гаиләбездә hәр көн сөйләшеп торганга, шигырьләрен эзлексез укып сәхнәгә чыгып җырлап йөргәч, мин Габдулла абый белән даими сөйләшеп, киңәшеп үскән кебек тойдым үземне.

    Бер көн (минем бишектәге чак) Габдулла абый Камил абый белән рус җырчысы Таиса биргән концертны тыңлап кайткач, минем бишектә кычкырып ятканымны ишетеп: "Бу нәни кызның тавышы бик матур, ул да Таиса күк җырчы булыр ахрысы" - дип, миңа шунда Таиса исемен такканнар. Шул исем мин буйга җиткәнче гел миңа ияреп йөрде. Мин аны Габдулла абый кушкан исемем дип, 1923 елда Казанга да алып килдем. Театр техникумына укырга кергәндә, шул исемем белән бергә укучы студентлар дәшәләр иде. Соңрак "Тая-мая" - дип шаярта башлагач, мин аларга чын исемемне әйтергә куша башладым.

    Казанга укырга килү белән беренче эшем, әниләремнең үтенече буенча Габдулла абыйның каберенә барып кайттым. Кабер калкулыгын чәчәкләр белән бизәп, туфрагын рәтләп куйдым. Аның шигырьләрен искә алып, акрын тавыш белән көйләп Габдулла абыем янында озак кына утырып кайттым. Нәни чагымда булган күп кенә вакыйгалар күз алдыма килеп елап та алган идем. Без бала-чагаларны дәү әниебез үз янына җыеп ала иде дә, аның шигырьләрен, хикәяләрен безгә сөйли иде. Ә без ул сөйләгән хикәяләрне:

    "Су анасы", "Таз", "Шүрәле" кебек әсәрләрне инде күптән яттан белеп куйган була идек. Дәү әни сөйләгәне тагын да күңеллерәк була иде.

    1913 нче ел, миңа бары 8 яшь, бер көн әтием бүлмәсенә керсәм (заманында бу бүлмә Габдулла абыйның эшләп утырган бүлмәсе була), әтиемнең күзләрендә яшь бөртекләрен күреп, гаҗәпләнеп калдым, чөнки элек бер дә әтиемнең елаганын күргәнем юк иде. Шунда: "Әтием нигә елыйсың?" - дип соравым булды, җавабын да көтмәстән, үзем дә аңа кушылып елап җибәрдем.

    "Елама, кызым, нигә син елыйсың?" - диде, әтием миңа карап. "Син елаганга елыйм ич" - дидем мин аңа, әтиемне кызганып. Әтием мине юатып: "Казаннан зур кайгылы хәбәр безгә килде, Габдулла абыегыз үлгән" - диде әтием кул яулыгын алып, күзләрен сөртә-сөртә елады. Ул көн безнең әти-әниләр өчен тирән кайгы кичерү көне иде. Әнием белән җиңгәм (Камил абыйның хатыны) Габдулла абыйны күмәргә Казанга чыгып киттеләр.

    Бик табигый - мин кечкенәлегем белән, бу зур кайгыны аңлап җиткермәүдән булды булса кирәк, әтиемнән: "Әтием! Габдулла абыйны Казаннан алып кайтырлармы? Мин аның шигырьләрен күп беләм, үзенә укып күрсәтермен!" - дип сөйләнгәнем минем хәтеремдә калган.

    Янә кечкенә чагымнан калган истәлек. Мин мич капкачын ачып, самовар морҗасы аша: "Гариф абый! Габдулла абыйны Казаннан алып кайт" - дип, сузып кычкыра торган идем. Янәсе, тавыш төтен белән еракка китә дә Габдулла абыйлар ишетеп кайталар була. Кычкыра торгач, авыз-борыннарым корымга буялып бетә. Бер көн, Әминә апам авыз-борыннарымның буялганын күреп: "Бу кызны ничек туктатырга, тагын кычкырган бу" - дип, үземне орышып, битемне юарга кушты.

    Әниемнең сөйләве буенча, Габдулла абыйның безнең семья белән аралашып китүе болай булган. Әтием үзе Кече Кайбыч авылында ятим үскәнгә, ятим балаларны кызгана торган булган. Кулыннан килгән кадәр аларга ярдәм итә торган була.

    Гарәбстаннан укып, Уральскийда эшләргә калгач, ул урамда алҗыган, ятим балаларны күрсә, аны үз өенә алып кайтып ашата, эчертә, мөмкин кадәр аның күңелен күреп чыгара торган була.

    Габдулла абыйны да әтием бигрәк тә үзенең дус кешесенең баласы булып, ятимлектә калганын кызганып, үз мәдрәсәсеннән, көннәрнең бер көнендә кулыннан җитәкләп өенә алып кайта.

    Әнием баланы күреп, аның кутырлы бармакларына исе китеп, аяк киемнәренә, ертык тез чалбарына, бигрәк тә акыллы соры күзләренә күзе төшә иде, ул баланы якты чырай белән каршы ала. Минуты белән яккан җылы мунчага алып кереп, әнием үзен юындыра, бер эчке күлмәк әмәлләп үзенә киертә. Балага 9 яшь була. Чалбарын (соры киндердән теккән) ямап бирә, бала юынып беткәч, аның кул бармакларына мазь сөртеп, чистартып, остазы янына үзен алып керә. Әтием аңа карап: "Менә безнең Габдуллабыз нинди матур булган" - дип үзен мактап куя.

    Менә шул көннән, кечкенә Апушыбыз (балалар арасында Габдулла абыйны Апуш дип йөрткәннәр) көн саен безгә килеп йөри башлый. Килергә үзенә әтием сәбәп табып тора, я әтиемнең дәфтәренә кем туган, кем өйләнгәнен язарга кирәк була, я мәдрәсәдә бирелгән сабакларына өстәп төрле китаплар хәзерләп куйган була, шул китаплар белән бала мавыкланып безнең өйдән чыкмый ята.

    Габдулла абыйның атасы да, әтием Кышкарда укыган вакытта аның сабакташы булып бер-береннән аерылмый яткан hәм бик якын дус булганнар. Инде аның баласы, шулай ук безнең йортта үз булып үзен хис итә.

    Әтием Габдулла абыйга: "Әтиеңне яраткан күк сине дә якын күрәм" дия торган булган. Әтием үзенең дәресе вакытларында дустымның баласы дип, Габдулла абыйны башка балалардан да якын итеп, үз янына гына утыртып дәрес бирә торган булган.

    1957 нче елны Кушлавыч авылында, сөекле абыебыз исемен алган Габдулла абыйга шагыйрь буларак hәйкәл ачылды. Шул көнне кунаклар арасында делегация члены булып мин дә чакырылып бардым. Үз чыгышымда Габдулла абыйга багышлап язган шигыремне укыдым: "Бала чагымнан күңелемә якынлык биргән авылыбыз Кушлавыч сәлам сиңа! Габдулла абый! Синең атаң Мөхәммәтгариф, шушы Кушлавыч авылыннан, Кышкар мәдрәсәсендә Кайбыч малае - минем әтием Мотыйгулла белән табышып, бер-береннән аерылмас дуслыгында кулларына беренче китап тотып, бергә-бергә укып гыйлем алган аталар! Сабый чагында ата-анасыз, нәүмиз калып дөнья ачысын татысаң да син, бәхет биргәнедә сиңа шушы Кушлавыч hәм Кышкар авыллары сәбәпче булганнар, туганкай!"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: