Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Гариза яз һәм субсидия ал!

    Үз транспорт чараларын газ-мотор ягулыгына күчергән юридик затлар, аерым кешеләр һәм шәхси эшмәкәрләрнең чыгымнарының бер өлеше бюджеттан каплана. Татарстан Министрлар Кабинеты 2016 елның 19 февралендә шул хактагы карарны раслады.

    Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьә­лә­ләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, субсидия үз эшчәнлеген республика территориясендә алып барган һәм биредә теркәгән, шулай ук шәхси милегендә транспорты булган гариза тапшыручыларга бирелә. Транспорт табигый газ-метанга 2016 елның 1 мартыннан да иртәрәк күчерелмәгән булырга тиеш. Бу чара транспорт бүлеп чыгарган зарарлы матдәләрнең тискәре йогынтысы кимү хисабына һаваның экологик торышын яхшыртуга да ярдәм итәчәк. Субсидия алу өчен гаризаны Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәгендә кабул итәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: