Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Газетага язылудан файда бар!

    «ТАТМЕДИА» агентлыгы 2016 елның беренче яртыеллыгына матбугатка яздырту буенча хат ташучылар һәм абунәчеләр арасында бәйге игълан итте. Район газетасына узган елгыдан күбрәк яздыртучыларны бүләкләр көтә. 30.12.2015 кадәр «ТАТМЕДИА»ның кимендә өч басмасына язылыгыз. Акциядә катнашучы басмалар исемлеге tatmedia.ru сайтында. Язылу квитанциясе күчермәсен «Акция» билгесе белән Казан, Декабристлар урамы, 2 йортка җибәрегез....

    "Кайбыч таңнары" газетасына язылуны активлаштыру максатында без әледән-әле авылларга чыгабыз, халык белән очрашабыз. Бу араларда Бортас, Мәлки, Чүти авылларында булып кайттык. Кайсы гына авылга барсак та, аннан чыннан да "халык зур ул, көчле ул" дигән әйтемнең хаклыгына инанып кайтабыз.
    Бортас авылында да тырыш, уңган кешеләр яши. Хат ташучы Гөлирә Хәйруллина белән кайсы гына йортка керсәк тә, безне ачык йөз белән каршы алдылар. Халкыбызга хас кунакчыллык бу як кешеләрен тагын да бизи. Чисталык, тәртип яратулары да капка төбеннән, бусагадан ук күренеп тора. Почта таратучы Гөлирәнең авылның бик тә хөрмәтле кешесе икәнлеген дә сиздек.
    - Почтаны вакытында тарата, коммуналь хезмәтләр өчен дә аңа түлибез, кергән саен хәлебезне сораша, йөзеннән елмаю китми, - диделәр аның турында.
    Унөч ел буена чираттагы ял да алмыйча эшләүче хат ташучы белән Татарстанның атказанган терлекчесе, хәзер лаеклы ялда булган Дамирә апа Насыйбуллина янына да кердек. Газетабызга бик теләп язылды ул. Балалары читтә, тормыш иптәше биш ел элек вафат булган.
    - Ялгызлыктан авырыйм мин. Вакытымны телевизор карап, газеталар укып үткәрәм, - диде ул. - Әле бер көнне телевизордан Олы Кайбычта яшәүче минем кебек өлкән яшьтәге кешеләрнең "Салават күпере" комплексында шөгыльләнүләрен күрсәттеләр. И кызыктым да соң аларга. Мөмкинлегем булса, мин дә йөрер идем.
    Комплексның ишекләре һәркем өчен ачык. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да кайбычлыларны сәламәт яшәү рәвешенә өнди, халык өчен миллион сумнарга төзелгән комплексның буш тормавы өчен тырыша, бу хакта һәр җыелыш саен диярлек әйтеп килә. Теләүчеләр бар икән, Кече Мәме авыл җирлегендә дә, башка авылларда да моны оештыру хәлдән килә торган эш.
    Бортаста Зәйнәп апа Саттарова, Гөлфинә апа Сафиналарда, башка гаиләләрдә дә булдык һәм барысы да газетабызга бик теләп язылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: