Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хаҗ сәфәре көндәлегеннән истәлекләр

    Узган ел Кайбыч районы мөхтәсибәте аркылы Хаҗга киткән бердәнбер хаҗия ул безнең дәү әниебез - Фатыйма Сиразиева. Ул изге сәфәрдә йөргәндә һәр көнне борчылып та, шатланып та уздырдык. Аның исән-сау әйләнеп кайткан көне - зур бәйрәмгә әверелде! Дәү әни әле хәзер дә Хаҗ хатирәләре белән яши. Юлда көндәлек тә алып...

    "9 сентябрь 2015 ел. Юл әйберләремне барлап, Хаҗ сәфәренә җыенам. Бу - һәр мөселман кешесе узарга тиешле изге сәфәр. Аллага тапшырдым.
    Өйдә сәфәр намазлары укып чыгып киттек. Кызым озата бара. Казан аэропортында Хаҗга юл тотучылар бергә җыелып, тугызыннан унысына каршы төндә самолет белән Истанбулга, Истанбулдан Җиддә шәһәренә очтык. Җиддә шәһәреннән автобус белән Мәккәгә киттек. Озак барылды, чөнки юлда автобусларны туктатып бик еш тикшерәләр. Ә кайчак, җирле халык автобустагы кешеләргә ашарга ризыклар кертеп чыгалар, барысын да сәдака итеп бирәләр. Барып җитеп, кунакханәгә урнаштык. Моннан Әл Хәрам мәчетенә һәр 15 минут саен автобуслар йөреп тора.
    Изге Мәккә җирләре
    Изге Мәккә шәһәре Согуд Гәрәбстаны корольлеге составына керә. Нәкъ менә әлеге шәһәрне Аллаһ Хаҗ кылу өчен билгеләгән, шуның өчен бөтендөнья мөселманнары ихрамнар киеп монда җыела. Чын күңелдән кылынган хаҗның нәтиҗәсе гөнаһлардан тулысы белән арыну була, кеше хаҗ кылганнан соң, яңа туган сабый кебек гөнаһсызга әйләнә ала, диләр. Мәккә мөселманнар шәһәре, ул башка диндәге кешеләрдән азат.
    Согуд Гарәбстаны һәр ел саен хаҗ кылучыларны яңа уңайлык­лар белән каршы алырга тырыша. Элег­рәк шайтанга таш атарга бару-кайту юлы бер булган. Хаҗ кылучылар арткач, бу юлдан йөрү кысанлана башлаган. Хәзер бер юлдан барасың, икенчесеннән кайтасың. Монда яңа юллар салу, төзелеш эшләре туктаусыз дәвам итә. Бу урында бер хәлне сөйлим әле. Хаҗ көннәре башлангач, Әл Хәрам мәчете янында кран ауган дигән хәбәрне ишетеп бөтендөнья шаулады. Кран авасы көнне, нәкъ шул җиргә без дә экскурсия белән барырга тиеш идек. Әмма без Татарстаннан озатып килүчебез, төркемебезнең җитәкчесе Айрат хәзрәтнең кайбер эшләре килеп чыгу сәбәпле, бара алмый калдык. Арада планнар үзгәрү белән килешмичә, уфтанучыларыбыз да булды. Ә иртән торуга шушы фаҗигале хәлне сөйлиләр. Менә шулай итеп, Аллаһ безгә һәр эшнең хәерле ягы барлыгын күрсәтте.
    Хаҗ кылучылар килгән вакытта Мәккәдә халык бик күп була. Кая карама, очсыз-кырыйсыз халык диңгезе. Согуд Гарәбстаны корольлеге шушы халыкны тиешле шартлар, ризык, җитәрлек чиста су белән тәэмин итә. Мәккәгә килеп җиткән көнне үк, Гомрә хаҗы кылырга бардык. Моның өчен Әл Хәрам мәчетенә баралар. Әл Хәрамның уртасында изге йорт - Кәгъбәтуллаһ урын алган. Монда булганда без көнгә 4-5 тапкыр Кәгъбәтулла тирәли җиде кат әйләнеп кайта идек. Биредә кеше, кеше... Яшьләр олыларның кулларыннан тотып ярдәм итеп бара. Без инде төнге икедә торып, намазларыбызны укып, Әл Хәрам мәчетенә юл тота идек. Кояш күтәрелгәч озак йөреп булмый, чөнки көйдерә торган кызулар башлана. Әл Хәрам мәчете - дөньяның иң төп мәчете булып санала. Аны карап, күреп бетерерлек кенә түгел. Безгә 95нче ишектән чыгарга дигәнне генә беләм, әле тагын ничә ишеге бардыр бу мәчетнең?!
    Аллаһ рәхмәте иңгән Зәм-зәм суы
    Әл Хәрам мәчетендә намазларны укып бетергәч, Зәм-зәм суы эчә идек. Һаҗәр анабыз, бер тамчы сусыз калгач, нарасыен төреп җиргә сала да, су эзләргә китә. Шулвакыт, Җәбраил фәрештә әлеге нарасый - Исмәгыйль галәйһиссәлам янына килә дә, аягы белән җиргә тибә. Шул аяк эзеннән пәйда булган чокырдан чишмә бәреп чыга. Менә шул чишмәдән чыккан суны - Зәм-зәм суы дип йөртәләр. Зәм-зәм суы җанга да, тәнгә дә шифа-дәва бирә. Согуд Гарәбстаны короле, махсус савытларга тутырып һәр хаҗига, хаҗиягә бүләк тә итеп җибәрә аны. Мин дә авылга кайткач, балаларыма, оныкларыма, туганнарыма авыз иттереп карарга тырыштым Зәм-зәм суын. Бу суны Аллаһка теләк теләп, дога кылып, басып эчәргә кирәк.
    Пәйгамбәр йөргән таулар
    Бу җирләр гел таулы урыннардан гына тора. Һәр тауның үз риваяте, мөселманнар өчен мөһим тарихы бар. Өхет тавына баруыбыз минем өчен зур истәлек булды. Мөхәммәт пәйгамбәребез дә бу тауга бик еш килә, ялгыз гына сәгатьләр, көннәр-төннәр буе уйлана, фикер йөртә торган булган. Аллаһның чиксез рәхмәте булган Коръән-Кәрим дә шушы тауда иңә башлый.
    Мина тавында махсус корылган чатырларда яшәдек. Үзебез белән җылы киемнәр һәм иң кирәкле әйберләрне генә алдык. Иң мөһиме - кая барсаң да, ялгыз йөрмәү. Чөнки кая да кеше күп, югалып калуың бар. Ә Гарәфә тавына бару иртәгәсен Корбан бәйрәме дигән көнне була. Гарәфә тавында түбәнчелек белән кулларыбызны күтәреп, күп итеп догалар кылдык. Монда килүчеләр ихлас күз яшьләре белән гөнаһларын кичерүне сорыйлар, ялваралар, намазлар укыйлар, пәйгамбәребезгә күп итеп салават әйтәләр. Гарәфә тавы җирләренең уртасында Рәхмәт тавы бар. Мөмкинлекләре булганда хаҗиләр монда килеп догалар укырга тырышалар. Тауны итәгеннән алып түбәсенә кадәр кешеләр сарып алган була. Хаҗи-хаҗияләр ак киемнән булганлыктан, ерактан караганда Рәхмәт тавы ап-ак булып күренә.
    Нурлы Мәдинә
    Безгә Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәте белән нурлы Мәдинә шәһәрен күрергә насыйп итте. Мөхәммәд галәйһиссәлам гомеренең соңгы ун елын бу шәһәрдә уздырган. Мәккә белән Мәдинә арасы - 500 чакрым. Без бу юлны автобусларда уздык. Мәдинә шәһәрендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең мәчете урнашкан. Куба мәчете дип аталган бу мәчетне пәйгамбәребез үзе салдыра, шунда намаз укый. Аллага шөкер, безгә дә монда намазлар укырга насыйп булды. Аллаһ догаларыбызны кабул кылсын! Мәдинә мәчете бик зур, анда барлыгы 535 мең кеше намаз укый ала. Ун манаралы бу мәчеттә пәйгамбәребезнең кабере дә урнашкан. Мәдинә шәһәрендә пәйгамбәребез утырткан җимеш бакчасында утырып чәй эчтек, ул утырткан агачта үскән хөрмәдән авыз иттек.
    Кая барсак та догалар кылып, намазлар укып Аллаһны зикер итеп йөрдек, илгә-көнгә, туганнарыбыз, балаларыбызга исәнлек-­иминлек теләдек. Пәйгамбәребез йөргән сукмаклардан атлап узу, мәчетләрдә намазлар уку, Зәм-зәм суларын эчү күңелемне йомшартты, мине бик тетрәндерде. Аллаһның мондый зур бүләгенә ирешүемә чиксез рәхмәтлемен. Бу изге җирләрдә йөргәндә өй турында уйламыйсың инде, бөтен күңел белән гыйбадәт кылып, теләкләр теләп, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларны гафу итүен сорап йөрисең. Шундый изге җирләрдә булуыңа ышанып та бетеп булмый, хәтта! Мине шушы җирләргә китердең бит, әй Раббым, дип дога кылганда күздән яшьләр тәгәри, күңелләр йомшара.
    ...Кайтыр көн дә җитте. Өченче октябрьдә Мәдинә аэропортына бардык. Халык күп, багажлар авыр. Аэропортта да, самолетта да Коръән бүләк иттеләр. Юлны бернинди авырлыкларсыз уздык, Аллага шөкер. Озата йөрүчебез Айрат хәзрәткә дә бик рәхмәтле булып калдык. Кая гына булсак та, ул безне кайгыртып, кирәк әйберләрне юлларга булышып йөрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: