Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Халыкара мәктәп укытучылары фестивалендә кайбычлылар да катнашты

    7 августта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Казан федераль университетының Алабугадагы филиалында Халыкара мәктәп укытучылары фестивале ачылды. Сигезенче тапкыр үткәрелүче фестивальнең беренче көнендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты . «Җәмгыять укытучыларның әһәмиятен тагын да күтәрергә тиеш. Бу һәр төбәккә дә кагыла. Барлык төбәкләрдә дә хезмәт хакы, грант...

    Әлеге фестивальдә Татарстан һәм Россиядән җыелган мәктәп укытучылары төрле илләрдә уку-укытуның иң нәтиҗәле ысуллары белән танышты, практик мастер-классларда һөнәри осталыкларын арттырды.Программа модераторлары - Россия, АКШ, Германия, Израиль, Сингапур, Словакия, Төркия, Әзербайҗан, Белоруссиянең илледән артык иң яхшы укытучылары, әйдәүче галимнәре. Фестивальдә Мөрәле, Хуҗа Хәсән мәктәп­ләренең физкультура укытучылары Фрат Җиһаншин, Альберт Перепелкин, Ульянково мәктәбенең информатика укытучысы Фирнат Өметбаев катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: