Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле кайбычлылар, Казан символлары өчен тавыш бирегез!

    Россия үзәк банкы яңа 200 һәм 2000 сумлык купюраларның дизайнын билгели торган бәйге игълан итте.

    Яңа төр кәгазь акча тышлыгына кайсы шәһәр күренеше яисә аның истәлекле урыннары төшереләчәген халыкның тавыш бирүе хәл итәчәк.
    Авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында үткән дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина шул хакта чыгыш ясады. Ул Казан шәһәренең символлары - Кремль панорамасы (Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение Соборы) һәм Казан федераль университеты өчен тавыш бирергә өндәде.
    Тавыш бирүнең беренче этабы «Твоя-Россия.рф» сайтында 28 июльгә кадәр барачак. Икенче этап августта үтәчәк. Нәтиҗәләрне 7 октябрьдә игълан итәчәкләр.Хөрмәтле кайбычлылар! Әйдәгез, Казаныбыз символлары өчен тавыш бирик!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: