Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хуҗа Хәсәннән уңган савымчы Мария Таймасованың чираттагы җиңүе

    Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Казанда ел саен Татарстанның иң уңган, иң булган гүзәл затлары белән очрашу уза. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узучы бу очрашуга эләгү бик күпләрнең хыялы ул!

    Инде ничә еллар буена килгән матур гадәт буенча, "Ел хатын кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенә йомгак ясала бу көнне. Бәйге башта зоналарда узды, анда катнашучыларның барысын да шушы бәйрәмгә чакырдылар. Без газета укучыларыбызга Яшел Үзәндә узган бәйгедә Хуҗа Хәсәннән савымчы Мария Таймасованың җиңү яулавы, Кече Мәме мәктәбе директоры Людмила Старшова, Турминскийдагы чиркәүдә эшләп килүче гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаеваның диплом белән бүләкләнүләре турында хәбәр иткән идек инде. Президент белән очрашуга район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова белән берлектә аларның өчесе дә барды. Үз һөнәренең остасы Мария Таймасова республика буенча да җиңү яулады! Аны Татарстандагы шифаханәләрнең берсенә юллама белән бүләкләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: