Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Җиңү көнендә журналист Иске Чәчкаб авылы кырларында булып кайтты

    Районыбыз кырларында чәчү гөрли. "Ак барс Кайбыч-3" җәмгыятенең Иске Чәчкаб бүлегендә дә чәчү кампаниясенең иң кызган чагы.

    9 Майда биредә сабан бодае чәчүне төгәлләп киләләр иде инде. Управляющий Радик Миңнуллин сүзләренә караганда, бу хуҗалыкта сабан культуралары 500 гектар мәйданны били. Шуның 100 гектарын бодай, 230ын - арпа, 170ен борчак тәшкил итә. Шикәр чөгендере, кукуруз мәйданнары да шактый.

    Без басуга барганда Рамил Вәлиәхмәтов тракторына таккан чәчү агрегатында Алмаз Шәмсетдинов, Ринат Тлепов, Айдар Сабиров совхоз ягындагы юл буендагы басуда бодай чәчә иде.

    - Чәчүгә 3 майда чыктык. Кырларда тугыз техника эшли. Болар - бөртеклеләрнең соңгы гектарлары. Механизаторларыбыз иртәдән кичкә кадәр кырда. Һәр көнне 45 гектар мәйданда эш башкаралар. Рәис Шаһиев катоклап бара. Бөртеклеләрне чәчү белән беррәттән, чөгендер басуында эшлибез. Андрей Иванов ашлама сибә, Марат Аллаяров компактор белән туфрак эшкәртә, Георгий Лазарев чәчеп бара. Чәчүче механизаторларыбыз белән беррәттән, агроном Ринат Гыйльманов, бригадир Илнур Гыйсмәтуллинның да кырдан кайтып кергәннәре юк. Авыл хуҗалыгы институтында укучы егетебез Ранис Газыймҗанов та, елдагыча, чәчүдә булышырга дип, практикага кайтты, - диде Радик Миңнуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: