Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иң матур чыршы кемнеке? Җиңүчеләр билгеле!

    Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча урынбасары Фәния Петухова хәбәр иткәнчә, административ биналарны, оешма һәм шәхси йортлар тирәсен Яңа елга матур итеп бизәү буенча бәйгегә нәтиҗә ясалды.

    Район үзәге оешмалары арасында беренче урынга һәм 20 мең сум күләмендәге призга Олы Кайбыч мәктәбе, икенче урынга һәм 10 мең сумга Кайбыч янгын сүндерү часте, өченче урынга һәм биш мең сумга "Салават күпере" спорткомплексы лаек булды. Әлеге номинациядә бер мең сум күләмендәге кызыксындыру призына район үзәк сырхау­ханәсе, торак-коммуналь хуҗалыгы, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте һәм икмәк пешерү комбинаты ия булды.
    Авыл җирлекләре арасында иң яхшысы дип Иске Тәрбит авыл җирлеге (рәсемдә) танылды, ул беренче урынны яулап, 10 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды. Икенче урында - Багай авыл җирлеге, ул биш мең сумга, өченчедә - Колаңгы авыл җирлеге өч мең сумга ия булды. Кызыксындыру бүләгенә лаек дип Кече Урсак мәдәният йорты методисты Ильяс Гәрәев танылды.
    Белем бирү учреждениеләре арасында беренче урынны Олы Подберезье мәктәбе яулады һәм 10 мең сум күләмендәге акчалата приз иясе булды. Икенче урында Кече Кайбыч мәктәп-балалар бакчасы (биш мең сум) һәм өченчедә - Хуҗа Хәсән мәктәбе (өч мең сум).
    Шәхси йортларны һәм аларның тирәләрен бизәүчеләр арасында беренче урынга һәм биш мең сумга Соравылдан Алексей Макаров, икенче урынга һәм өч мең сумга Мөрәледән Рәмис Сөнгатов, өченче урынга һәм бер мең сумга Морза Бәрлебашыннан Наталья Баһавиева лаек булды. 500 әр сумлык кызыксындыру призы белән Багайдан Александр Пашанин һәм Олы Кайбычтан Ильяс Хәмидуллин бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: