Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иң тәмле пироглар Борындыкта пешә!

    Һәр авылның аш-суга осталыклары белән башкалардан аерылып торучы уңган-булган кешеләре була. Алар - хөрмәткә лаек затлар, чөнки киңәш-табыш кирәк булганда да, нинди дә булса мәҗлес үткәрер­гә ниятләсәк тә, без аларның йорт ишеген шакыйбыз. Борындык авылында яшәүче Әлфинур апа Гыйләҗева - шундый гаҗәеп уңган хатын-кызларның берсе. Якыннан аралашкач, чын күңелдән сокландым...

    Әлфинур апа Гыйләҗева яшәгән йорт ишеген ачып керү белән, борынга тәмле камыр исе килеп бәрелде. Димәк бик вакытлы килгәнмен - Әлфинур апа "тәмл­үшкәләр" пешерә! Шулай итеп, аның белән җанлы әңгәмә генә корып калмыйча, үзем өчен кирәкле күп кенә файдалы киңәшләр ишетеп, таба ашлары пешерү буенча мастер-класс та үтеп кайттым. Һәр эшнең үз җае булган кебек, аш-су әзерләүнең дә үз сере, нечкәлекләре бихисап. Әлфинур апа шул серләрне чишә-чишә пирог­лар ясады, шул ук вакытта үзе белән якыннанрак таныштырырга да онытмады.
    - Тумышым белән Кошманнан мин, ишле гаиләдә иң кечкенә - тугызынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Әниебез Мәйсуфа аш-суга бик оста кеше иде. Аның әзерләгәнен һәрчак күзәтә һәм кызыксына идем, ләкин авылдан киткәнче үземнең бер әйбер дә пешергәнем булмады. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Казандагы төзелеш техникумына укырга кердем. Әлеге уку йортының тулай торагында яши башлагач, уналты яшемдә беренче мәртәбә бүлмәдәш кызларны кабартма пешереп сыйладым. Мактый-мактый ашадылар да инде ул чагында! - диде әңгәмәдәшем.
    Укуын тәмамлап, башкалада дүрт ел яшәп, эшләгәннән соң язмыш җиле Әлфинур апаны Борындык авылындагы ишле гаиләгә килен итеп төшерә, әлеге авыл егете Гомәргә тормышка чыга ул.
    - Алтынчы кеше булып килдем бу йортка. Мин килгәндә каенана, каената, каенатаның апасы, ирем, аның өйләнмәгән энесе бар иде. Бик тату яшәдек. Каенанам да аш-суга булган кеше иде, "Синең кулдан барысы да тәмле була" дип, ашарга пешерүне ул миңа тапшырды. Ирем белән өч кыз тәрбияләп үстердек. Кызганыч, аңа оныклар шатлыгына озак куанырга насыйп булмады. Биш ел элек авырып, бакыйлыкка күчте, - дип хәтер йомгагын сүтте Әлфинур апа.
    Ул арада пироглар да ясалып, берәм-берәм газ миченә кереп, пешкәннәре чыга барды. Бүгенге көндә ярты аш бүлмәсен алып торучы зур мичләр бик сирәк йортларда гына калып бара шул. Ризыкның уңу-уңмавы мичкә дә бәйле булганга, Әлфинур апаның бу хакта ни уйлавы белән кызыксындым.
    - Уналты ел элек сүттек зур мичне, бер дә сагынмыйм. Утын ташып, аны ягасы килми. Аннары ул мичтә күп итеп пешереп булмый. Күмерне төшерергә кирәк. Ул күбрәк булса, ризык көеп китәргә, азрак булса, пешеп җитмәскә мөмкин. Мин үземнең газ миченнән бик канәгать, уңдым мин аннан, - диде ул.
    Аш-суга осталык, җыр-моңга булган сәләт кебек, тумыштан бирелә, минемчә. Күпвакыт тиешле продукт­ларын нәкъ рецепттагыча салсаң да, ризык син теләгәнчә уңышлы булып чык­мый. Ә кемдер чамалап кына сала, аныкы уңа. Минем фикеремне язмамның герое да куәтләде.
    - Укып кына аш-су остасы булып булмый, кулдан килә һәм нәселдән бирелә ул сәләт. Минем кызларым - Бортастагы Гөлнарам, күрше Яшел Үзән районы Муллаиле авылында яшәүче Гөлүсә һәм Казандагы Гөлнурым да аш-суга бик осталар. Шөкер, алар барысы да тормышта, кияүләрем белән балалар үстерәләр. Оныкларым җәй буе минем янда торды. Муллаилендәге унике яшьлек Илсинә исемле оныгым кайткач әнисенә: "Әни, дәү әнидән мин никадәр әйбер пешерер­гә өйрәнеп кайттым!" дип шатлыгын сөйләгән.
    Чыннан да, Әлфинур апаның оныкларын каникул вакытында тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлавы бер шатлык булса, оныкларның кызыксынып, аннан өйрәнүе икеләтә шатлык. Димәк, булган сәләт югалмый, акрынлап киләчәк буыннарга күчә!
    Борындык уңганы әле бәйләргә дә ярата булып чыкты. Елына илле пар оекбаш бәйләп, балаларын һәм онык­ларын сөендерә ул. Кибет киштәләрендә тезелеп киткән оекбашлар газиз әниең белгән догаларын укып, изге теләкләре белән бергә күңел җылысын да кушып бәйләгәннәренә тормый шул инде!
    Әлфинур апа Гыйләҗева кышка да нинди генә салатлар ясамаган. Замана белән бергә атлаучы ханым рецептларны интернеттан таба икән. Кыскасы, эшләмәгән эше юк аның. Пешергән кабартмалары да искиткеч тәмле иде! Кулларыннан гөлләр тама дип, Әлфинур апа кебек уңганнар турында әйтәләрдер, мөгаен!
    Әлфинур апа Гыйләҗевадан камыр рецепты: 1 литр сөт, 4 йомырка, ике уч шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, чүпрә, 300 грамм сыек май, аның яртысын камыр басканда, яртысын ахырдан салырга кирәк, бик аз гына күләмдә чәй содасы һәм он.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: