Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Иң зур бүләк – бер мандарин?! “Кайбыч таңнары” журналисты сораштыру үткәрә

    Яңа ел дигәч күз алдына ни килә? Ә иң кадерле Яңа ел бүләге нинди булган? Әңгәмәдәшләремә мин менә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттем. Бу сораулар һәркемне бала чагына, әле алма белән мандаринның Яңа ел бүләгеннән генә чыга торган кадерле бер чорга алып кайтып килде.

    Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч районы башлыгы:
    Яңа ел җитә! Зур өметләр белән үзгәрешләр көтәбез, яңа елдан бар да башкача булыр сыман. Барлык райондашларымның да якты өметләренең аклануын телим. Иң мөһиме - дөньялар тыныч булсын, киләсе елны матур эшләр эшләп уздырыр­га язсын. Яңа ел ул - гаилә белән уздыра торган иң якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе дип саныйм. Мин үзем дә яңа елны гел көтеп алам. 31 декабрьдә туганнар, дуслар белән өйдә җыелышсак, беренче гыйнвар көнне урманга менәбез, табигатьтә булабыз. Ә элек, әле яшь чакта миңа һәр Яңа елда Кыш бабай булырга туры килә иде. Миңа чаклы абыем Айрат Кыш бабай булып йөрде. Ә бервакыт, мин өченче-дүртенче класста укыганда, Яңа ел тамашасы вакытында Кыш бабайның халатына ут капкан иде. Мәктәп каршындагы карда аунатып, чак коткарып калдылар.
    Гүзәл Хәялиева, Кайбыч районы судьясы:
    Кечкенә чакта Яңа елга безнең өйгә бик күп кунак­лар килә иде, без, кызлар, йөгерә-йөгерә винегрет ясыйбыз. Ашап-эчеп алгач, барыбыз бергә чана шуарга китәбез... Бер елны Яңа елда 40 градус салкын булды. Килгән бөтен кунакның да битләре өшегән иде ул чакта. Аннан, Яңа елда әниләр безгә бер мандарин, бер алма бирәләр иде. Безгә шул бер мандарин да зур бәйрәм иде!
    Рамилә Айзатуллова, район Советы аппараты җитәкчесе:
    Яңа ел ул - күбәләк-күбәләк кар, Кыш бабай, чыршылар, яңа планнар, кызым Алиянең шигырь ятлаулары, бергәләп Кыш бабайга хат язулар... Ә иң кадерле Яңа ел бүләге дигәч, күз алдына гел әти-­әнинең эштән биргән бүләк пакетыннан алып бер алма белән бер мандаринны бүлеп ашатканнары, шуларның кадерле тәмле исе килә.
    Луиза Сөнгатуллина, "Кайбыч таңнары" газетасының баш мөхәрире:
    Яңа ел - ул яңа тормыш башлангычы һәм аның матур дәвамы, ул - чыршы ботаклары, мандариннар исе килеп торучы күңелле бәйрәм. Бу бәйрәмдә ниндидер могҗиза көтәсең һәм ул менә-менә чынга ашыр сыман. 2015 ел - кызымның тормыш корып яши башлавы белән истә калыр. Ә иң кадерле Яңа ел бүләге - балачакта миңа бал мичкәсен кочаклаган, боргач үзе йөреп китә торган йомшак аю бүләк иткәннәр иде. Ул минем һәрчак иң яраткан уенчыгым булды. Инде үзем әни булгач та, шундый уенчыкны кибет киштәләреннән эзләгәнем булды, таба алмадым. Балачакның якты хатирәсе генә булып калды ул йомшак аю.
    Чулпан Камалиева, район социаль яклау бүлеге начальнигы:
    Минем әтием - Борындыкның атказанган Кыш бабае. Шуңа күрә, кыш җитте исә, бездә кызыл тукымадан халат тегүләр, озын-озын шигырьләр ятлау, конфет кәгазьләреннән өй бизәүләр башлана иде. Кышкы каникулда бөтен урам балалары җыелып бездә чыршы куеп, аерым бер Яңа ел бәйрәме уздыру гадәте яшәде. Ә Яңа ел бүләге дигәндә, әтигә Кыш бабай булган өчен ел саен клубтан ниндидер бүләк биреп кайтаралар иде, без аны монысы бу елгы, монысы - былтыргы бүләк дип, кадерләп сервантның бер киштәсендә җыеп бара идек. Бу сорауны ишеткәч, балачакның менә шул мизгелләре искә төште.

    Йә, инде хәзер - сезнең чират. Күзегезне йомыгыз да балачакка, ихлас бүләкләр алган вакытыгызга, дөнья гамен әле аңламаган килеш рәхәтләнеп чанада җилдергән, тау шуган рәхәт бер мизгелгә кайтып килегез әле! Һәркемнең үз Яңа елы, үз хатирәсе. Тс-сс, башладык...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: