Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Якташыбыз Назыйм Ханзафаров галим генә түгел, милләтпәрвәр дә

Кайбыч ягы матур табигате, мәгърур имәннәре белән генә түгел, тырыш халкы, шушы җирлектә туып-үскән күренекле шәхесләре белән дә данлыклы.

Татарстан Дәүләт гербы идеясе авторы, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров – әнә шуларның берсе. Тормышын һәм бөтен эшчәнлеген Ватанга хезмәт итүгә багышлаган, зур хөрмәт һәм ихтирам яулаган якташыбызга шушы араларда 85 яшь тулды.    
Хөрмәтле якташыбыз белән очрашуга килгән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та аңа авылдашларының кайнар сәламен җиткерде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кул куйган Рәхмәт хатын, Кайбычның 30 еллыгы медален, түбәтәй һәм башка бүләкләрне шатланып кабул итеп алды.
Назыйм Ханзафаров исеме кайбычлыларга яхшы таныш. Туган авылы Олы Кайбычта аның исемендәге урам бар. Мәктәпләрдә үткәрелүче парламент дәресләрендә, тәрбия сәгатьләрендә һәм класстан тыш чараларда укучыларга якташыбызның мәдәният, әдәбият, фән өлкәсендәге казанышлары турында сөйлиләр. “Кайбыч таңнары” газетасында аның мәкаләләренә зур урын бирелә.
Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Назыйм Ханзафаров сөйләшә алмый. Ул әйтергә теләгәннәрне тормыш иптәше Гүзәлия ханым җиткерде. Безгә ничек итеп танышулары, гаилә корып балалар үстерүләре, Кайбыч районы бетерелгәч, шәһәргә китеп урнашулары, югары белем алулары, икесенең дә хезмәт юлы турында сөйләде.

“Яшьлегебез укып узды”
Бөек Ватан сугышы чоры балалары алар. Назыйм абыйның әтисе яу кырында ятып калган. Шуңа да тормыш йөген бик иртә тарта башлаган. Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлагач, Казан шәһәрендәге сигезенче техник училищеда белем алган. Радиотехник буларак, Биектау районының Дөбъяз авылына эшкә җибәрелә. Яше җиткәч, армиягә китә. Өч ел хезмәт иткәч, туган ягына кайта һәм мәдәният йортына эшкә урнаша. Язмыш җилләре бу елларда Гүзәлия апаны да Кайбыч районына китерә.
– Тумышым белән Мамадыш районының Түбән Ушма авылыннан мин. Алабуга медицина училищесын тәмамлагач, юллама белән Кайбыч сырхауханәсенә җибәрделәр. Ул чагында миңа унҗиде яшь. Бер эштән дә куркып тормадым, шәфкать туташы да, акушерка да, соңрак балалар поликлиникасы фельдшеры да булдым, – диде Гүзәлия Ханзафарова. – Бу вакытта Назыйм мәдәният йортында директор иде. Без, медицина хезмәткәрләре дә, анда еш йөрдек. Хорда җырладык, агитбригада белән колхозларда концертлар куйдык. Булачак ирем белән шулай таныштык, дуслашып киттек. Комсомол эше белән дә бергә йөрергә туры килде, чөнки икебез дә әлеге оешма секретаре идек.
Җәмәгать эшләрендә бергәләп кайнау, кичләрен танцыларда очрашу эзсез калмый. Яшьләр арасындагы дуслык тора-бара мәхәббәткә әверелә. Санаулы вакыт тиз үтә. Гүзәлия, тиешле булган өч елын эшләгәч, туган ягына кайтып китәргә җыена. Гариза язып, документларын ала һәм саубуллашу кичәсе үткәрә. Ул кичәгә Назыймын да чакыра. Алдагы язмышлары шушы көнне хәл ителә аларның.
– Бәйрәмнән соң урамда йөрдек. Назыйм шулвакыт “Әйдә, безгә кайтабыз!” димәсенме. Өйдә­геләрне алдан кисәтмәгән иде. “Әни, без кайттык!”, дип килеп кердек. Мин ул көнне ак күлмәктән идем. Назыйм өйләнешергә теләвебезне әйтте, –дип дәвам итте сүзен Гүзәлия ханым. – Сөйләшеп утырып таң аттырдык та, мәдәният бүлеге мөдире булып эшләүче туганым Рәисә апа янына барып, ниятебез турында әйттек. Ул безне ЗАГСка чакырды. Документлар белән шунда киттек. Эшкә дә кердем. Мин китмим, кияүгә чыгам, дидем. 1960 елның 14 ноябрендә өйләнештек. Яран гөлләре, кызыл палас табып китерделәр. Язылышу тантанасы менә шулай узды.
Хатынының югары белем алу теләген дә хуплый Назыйм Ханзафаров. Укытырга вәгъдә итә. Бу вакытта ул үзе дә университет студенты була, читтән торып югары белем ала. Яшь гаилә зур планнар кора – Олы Кайбычта яңа йорт салып, шунда төпләнеп калырга телиләр. Ләкин, 1961 елда Кайбыч районы бетерелгәч, алар Яшел Үзән шәһәренә күченергә мәҗбүр була.
– Ул вакытта безнең олы улыбыз Линар туган иде инде. Бу исемне аңа авылның хөрмәтле кешесе Линар Закиров хөрмәтенә куштык. Башта Назыйм шәһәргә үзе генә китеп урнашты. “Родина” мәдәният сараенда методист булып эшли башлады, соңрак директор урынбасары булды, – дип дәвам итте Гүзәлия апа. – Күп тә үтми, каенанам Фәйрүзә белән бергәләп без дә  шәһәргә күчендек. Сырхауханәнең хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башладым. Назыйм сүзендә торды – медицина университетының кичке бүлегенә укырга кердем. Ул үзе дә югары белем алуын дәвам итте. Кайбычта яшәгәндә укый башлаган иде, Яшел Үзән шәһәреннән йөреп, 1965 елда университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлады. Мин укып бетергәч, 1970 елда аспирантурага керде. Бу елны икенче улыбыз Илшатны алып кайттык. Яшьлегебез әнә шулай укып узды. 1980 елда Назыймга эш урыныннан Казанда фатир бирделәр.

Галим генә түгел, милләтпәрвәр дә
Университетның икенче курсында укыганда ук Назыйм Ханзафаров фәнни эш белән мавыга башлый. Күренекле татар галимнәре белән аралаша. 1973 елдан Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әйдәп баручы фәнни хезмәткәр булып эшли. Аспирантурада укыганда Нәкый Исәнбәтнең әдәби эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган диссертация яза. Аны уңышлы яклап, 1975 елда филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була. 1982 елда Татарстан китап нәшриятында Назыйм Ханзафаровның “Нәкый Исәнбәт драматургиясе” дигән монографиясе басылып чыга һәм аны галимнәр, китап сөючеләр, белгечләр җылы кабул итә. 1996 елда татар комедиясе тарихы һәм теориясе буенча докторлык диссертациясен уңышлы яклый. "Татар комедиясе (чыганаклары һәм үсеше)" хезмәте өчен 1997 елда якташыбыз Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт бүләге лауреаты булып таныла. Назыйм Габдрахманович 1999 -2001 елларда ТР Фәннәр академиясенең әдәбият бүлеген җитәкли. Татар драматургиясе өлкәсендә иң актив эшләүче галим буларак, үзенең хезмәтләрендә татар халкы һәм аның мәдәнияте тарихын ачыклауда яңа материаллар һәм фактлар туплый, аларны укучылар хөкеменә тапшыра.
Назыйм Ханзафаров һәрвакыт татар милләтенең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйланып һәм кайгыртып яши. Ул 1980 еллар азагы – 1990 еллар башында Казанда татар гимназияләре ачуда алны-ялны белми эшли, күп көч куя. Милли бәйрәмнәребез, тарихи-архитектура һәйкәлләре өчен дә борчылып яши. Татарстанның иң мөһим символларының берсе – Дәүләт гербының идея авторы да безнең якташыбыз булуы күңелләрдә горурлык хисләре уята. Гербның нинди булачагы турында үз фикерен җиткерер алдыннан болгар һәм татарлар мифологиясен тирәнтен өйрәнә. Борынгы заманнарда яшәгән җирле халыкта канатлы барсның уңдырышлылык символы, алар яшәгән территорияне саклаучы булып саналуын ачыклаган. Баштарак Татарстанның төп символы итеп Казан өязе гербындагы Зилант еланын кире кайтаруны тәкъдим итүчеләр дә булган. Әмма бу фикер белән күпләр ризалашмый. 1991 ел ахырында Назыйм Ханзафаровка гербның үз вариантын тәкъдим иткән Татарстанның танылган рәссамы Риф Фәхретдинов мөрәҗәгать итә.  ТР Югары Советы 1992 елның февралендә канатлы барс төшерелгән Татарстан гербын раслый.
Якташыбызның тормыш иптәше Гүзәлия ханым да намуслы хезмәт юлы үткән – 45 ел гомерен медицинага багышлаган хезмәт ветераны. Яшел Үзән шәһәренең йогышлы авырулар сырхауханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Ханзафаровларның, гаилә учагын тергезеп, бергә гомер итә башлауларына тиздән 62 ел була. Улларына да төпле тәрбия һәм белем биргәннәр. Линарлары әнисе һөнәрен сайлаган, Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре. Илшатлары – архитектор.
– Мәдәният өлкәсеннән китсә дә, Назыйм сән­гать җанлы булып калды. Яшел Үзәндә яшәгәндә дә, Казанга күченгәч тә, концерт һәм спектакльләргә күп йөрдек. Җәмәгать эшләрендә дә актив булдык. Тулы канлы тормыш белән яшәдек, – диде Гүзәлия апа, үткәннәрне искә төшереп.
Өлкән яшькә җитеп, сәламәтлекләре какшаса да, бер-берсенә терәк булып, гомернең заяга узмавына сөенеп, бүгенге көннәренә шөкер итеп яши Ханзафаровлар. Кайбычны онытмыйлар, яшьлекләренең анда үткән иң матур елларын сагынып искә алалар, якташларыннан алып килгән сәламнәргә шат булып, рәхмәт укып калдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев