Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Игътибар! «Иң мәхәббәтле пар» бәйгесенә нәтиҗә ясалды

    Берничә атна элек газетабызның сайтында "Иң мәхәббәтле пар" дип аталган фото-конкурс игълан иткән идек. Барлык катнашучылар арасында иң күп тавыш җыйган парны җиңүче дип билгеләдек. Алар - Федоровское авылыннан Ирина һәм Сергей Петровлар. Ирина ханым әйтүенчә, аларның бергә яши башлавына быел 15 ел була икән.

    Конкурска бик күп фотолар килде. Һәр катнашучы парга аерым рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләсе конкурсларда да актив катнашырга чакырабыз! Һәрвакыт шундый бәхетле, мәхәббәтле пар булып, гаилә җылысында яшәргә язсын сезгә, газета укучыларыбыз! Җиңүче пар мәхәббәт тарихына багышланган махсус фотосессия белән бүләкләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: