Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Игътибар! «Кайбыч таңнары»нда яңа рубрика!

    Игезәкләр - табигать могҗизасы. Статистика буенча, алар яңа туган сабыйларның ике процентын тәшкил итә. Игезәкләрнең ничек яралганын медицина да төгәл генә аңлатып бирә алмый. Бу нәселгә, геннарга, ата-ананың яшенә дә бәйле, диләр. Ничек кенә булмасын, ике яки күбрәк тә бер-берсенә бик нык охшаган кешеләр гел игътибарны җәлеп итә.

    Газета укучыларыбызның тәкъдимен исәпкә алып, без "Игезәкләр - бизәкләр" рубрикасын ачабыз. Әлеге рубрикага сездән районыбызда яшәүче игезәкләрнең фотосурәтләрен көтеп калабыз. Балалармы алар, олылармы - мөһим түгел. Фотларны сайтка да урнаштырачакбыз. Игезәкләр турында кыскача мәгълүмат та язарга онытмагыз. Бер үк анадан, бер үк йөклелек чорында, бер көнне дөньяга аваз салган кардәшләргә барысы да соклансын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: