Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Игътибар! “Подписка өчен айпад!” акциясе призлары уйнатылу урыны һәм вакыты билгеле!

    "Татмедиа" агентлыгында 12 февральдә 10.00 сәгатьтә "Подписка өчен айпад!" акциясе призлары уйнатыла.

    Бәйгедә катнашу өчен 2016 елның беренче яртыеллыгына агентлык карамагында нәшер ителүче өчтән дә ким булмаган газета-журналларга язылу квитанцияләре күчермәләрен 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 20 гыйнварына кадәр җибәрергә кирәк иде. Агентлыкка барлыгы 213 квитанция җибәрелгән. Бәйгедә катнашучыларның исемлеге "Татмедиа" сайтында урнаштырылган. 12 февральдә призлар уйнату барышын видеога яздырып, агентлык сайтының "акцияләр" бүлегенә куячаклар. Исегезгә төшерәбез: бу көнне Кукмарада чыгарылучы 15 комплект савыт-саба, цифрлы өч фотоаппарат һәм төп приз - айпад уйнатылачак. Катнашучылар бүләкләргә ия булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: