Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Ике ай йөзгән кайбычлылар зона ярышларында өченче урынны яулады

    4 апрельдә Буа шәһәрендә йөзү буенча шәхси һәм команда беренчелегенә зона ярышлары үтте.

    Әлеге ярышларда, Буа, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле районнары командалары белән беррәттән, Кайбыч районы командасы да катнашты. Бәйгедә 2001-2003 елгы малайлар, 2003-2005 елгы кызлар районыбыз данын яклады. Тренер Ленар Сибгатуллин җитәкчелегендә әле ике ай гына йөзү буенча шөгыльләнүче укучылар сынатмады. Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Илназ Зиннәтуллин, Рәдиф Сөнгатуллин, Диана Хәйруллина, Ләйлә Зиннәтуллина составындагы команда өченче урынны яулап кайтты. Беренче коймак төерле булмаган, чөнки йөзү буенча ярышларда безнең укучыларның әле беренче генә катнашулары.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: