Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Илкүләм проект кысаларында акчалата ярдәмгә Кайбычтан кемнәр дәгъва кыла?

    Район мәгариф бүлегендә 2015 елда "Мәгариф" өстенлекле илкүләм проект кысаларында акчалата ярдәм алуга дәгъва кылучы гомумбелем бирү учреждениеләре укытучыларының җәмәгать тыңлаулары үтте.

    Җәмәгать тыңлауларында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары - Кайбыч районында мәгариф өстенлекле проектын тормышка ашыру Советы рәисе Фатыйма Бикбова, бәйгедә катнашырга гариза биргән укытучылар эшләгән мәктәп директорлары, район методик берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

    Проект кысаларында акчалата ярдәм алуга гариза бирүчеләр:

    Тутаев исемендәге Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Юрий Григорьев һәм Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбенең технология укытучысы Светлана Бартязова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: