Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч укучылары лагерьларда ял итә

    Җәйге каникулның икенче ае узып бара. Кайбыч районының унбиш мәктәп лагеренда 375 бала беренче сменада ял итәргә өлгерде инде.

    Хәзерге вакытта бик тә популяр булган "Зөя" сәламәтләндерү лагеренда ике сменада Кайбычтан илле укучы ял итте. Ә 7 августта өченче профильле смена ачыла. Биредә балалар 18 көн дәвамында ял итә һәм дәвалана алачаклар. Лагерда балалар өчен уңай шартлар тудырылуы хакында газетада язган идек инде. Ял итәргә теләүчеләр мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә ала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: