Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Илсур ЗИАДИЕВ, район ветеринария берләшмәсе начальнигы: “Сабантуй хезмәт бәйрәме”

    “Хөрмәтле кайбычлылар, кадерле кунаклар, гүзәл Кайбычыбызны сагынып кайткан якташларыбыз!

    Сезне чын күңелемнән халкыбызның яраткан бәйрәме Сабан туе белән котлыйм. Сабантуй – кешелекнең иң борынгы бәйрәме. Аны районыбызның күпмилләтле халкы сагынып көтеп ала. Ул та-тар халкының иң күркәм йолаларын һәм үзенчәлеген үзенә җыйган. Бу бәйрәм төрле дин, төрле тел, төрле социаль катлам кешеләрен бергә бер-ләштерә. Язгы кыр эшләре тәмамлангач, ул кешеләргә ял, бәйрәм бүләк итә, хезмәт халкына дан җырлый, газиз җиребезгә рәхмәтен белдерә. Милли бәйрәмебезне терлекчеләребез дә хезмәт уңышлары белән каршылый. Быел да җир безгә үзенең сыйларын алып килер, яхшы уңыш җыеп алырбыз дип ышанып калам.Чын күңелемнән район кешеләренең һәрберсенә бәхет, шат-лык, оптимизм һәм ел буена бик матур тәэсирләр телим!”

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: