Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

Рус Тат
Хәбәрләр

Имтиханнар дәвам итә

1 июньдә район мәктәпләренең 9 класс укучылары Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә оештырылган имтиханнар тапшыру пунктына җыелды.

Алар үзләре сайлаган фән буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе формасында сынау узды. 36 укучы җәмгыять белемен, 5се - физиканы, тагын икешәр укучы география һәм рус әдәбиятын сайлаган иде. Укучыларның имтихан тапшыру барышын күзәтергә Казаннан Республика мәгълүмати-методик үзәгеннән әйдәүче белгеч Алия Рәиф кызы Зиннәтуллина килгән иде. Имтиханга керер алдыннан мәктәп директоры Михаил Серяков укучыларга уңышлар теләде, кәрәзле телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәве һәм башка кагыйдәләр турында аңлатты. 5 июньдә быел 9 классны тәмамлаган 191 укучы шушы мәктәптә рус теленнән имтихан тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГИА Кайбыч районы хәбәрләре